erid:2VtzquqpS7d
Җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән
Арча яңалыклары

Җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән

Юл һәлакәте кичә иртән Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган

Татарстанда җиңел автомобиль зур тизлектә балалар мәйданчыгына килеп кергән. Шуннан соң ул һавада берничә тапкыр әйләнгән һәм яны белән ауган. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты.

Видео авторы язуынча, авария Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган.

Авыл җирлеге администрациясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте кичә иртән килеп чыккан. Машинада өч кеше булган, аларның барысы да исән калган. Мәйданчыкта бу вакытта балалар булмаган. Хәзер балалар мәйданчыгын ремонтлау мәсьәләсе хәл ителә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-04-2021/tatarstanda-i-el-avtomobil-zur-tizlekt-balalar-m-ydanchygyna-kilep-kerg-n-5818954

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев