erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игелекле эш башкарасыз, кызлар

Дошман Россия төбәкләренә һөҗүмгә итә башлады. БПЛАлар Татарстанга да килеп җитте. Курск, Белгород һәм башка төбәкләрдә тыныч халыкны куркыта.

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты.

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.

Аларны махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Республикада хәрби контракт төзергә аларны да җәлеп итәләр. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә.

30 август көнне Арча стадионында махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм йөзеннән ярминкә үткәрелде

Бу хакта без волонтер Алинә Латипова белән сөйләштек.

– Алинә, ярминкә оештыру идеясе ничек туды?

– Алдагы көнне безгә район хакимиятеннән шалтыраттылар. “30 августта шәһәр көне үткәрелә. Ярдәм күрсәтүне оештыру буенча мәйданчык булдыру теләгегез яки башка фикерләрегез юкмы?” – дип сорадылар. Вакыт та бик кысан, нәрсәгә өлгереп булыр икән? Кич волонтер кызлар белән киңәшләштек тә икенче көнне ярминкә үткәрергә булдык. Җитәкчеләр каршы килмәде. Тиз-тиз генә иң актив ярдәмчеләребездән әле берсенә, әле икенчесенә шалтыраттык, алар бу идея-не күтәреп алды, шуның белән безне дәртләндереп җибәрделәр, аннан һәр-кайсыбыз өйдә булган әйберләрне (кайнатмалар, салатлар һәм башкалар) туп-ладык, танышлардан да кемнәрдер нәрсәдер алып килде. Стадионда безгә өч павильонны бирделәр.

– Шул кыска вакыт эчендә барысын да тупларга өлгергәнсез әле. Мәйданчык гөрләп торды, сату да яхшы барды.

– Солдатларга хатлар язу, амулетлар, рәсемнәр ясау буенча осталык классы үтте. Район хакимияте кызларының яшелчәләр, ит киптереп коры аш әзерләүләре турында күпләр белә. Аларның хәзер берничә яшелчә киптергече бар. Икесен алуда иганәчеләр булышкан иде, берсен сабалар бирде. Алар әзерләгән 500 кап аш махсус хәрби операция барган зонага озатылды инде. Кызлар үзләре турында сөйләгәнне дә яратмыйлар, фотосурәтләрен дә куярга кушмыйлар. Шундый тыйнак алар. Ярминкәдә шушы эшне башлап йөрүче Надия Сафиуллина коры ашларны ясау тәртибе турында сөйләде. Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина маскировка өчен сетка үрүне оештырды. Тортлар пешерүче “Ихлас”, “Гайләм”, “Карамелька” шәхси оешмалары һәм Алсу Сәмигуллина күп төрле тортлар алып килгәннәр иде, “1000 мелочей” кибете хуҗасы бик булышты. Ул һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора. Бик рәхмәтле без аңа. Халыкны социаль яклау бүлеге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар ясаган сабыннар, бәйләгән мунчалалар бирде. “Грард” студиясе, “Илком” ширкәте тиз арада баннерлар эшләде, календарьлар ясады. Бер кибетче үз кибетеннән төрле әйберләр китерде. Һәрвакыттагыча, район хакимияте бик зур ярдәм күрсәтте.

– Сату әйбәт бардымы? Кеше бу яңалыкны ничек кабул итте?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ярминкә ачылмаган иде дә әле, шәһәр көнендә чыгыш ясау өчен Казаннан Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хоры коллективы кайтып төште. Безнең ни эшләвебез белән кызыксындылар. “Бик игелекле эш башкарасыз”, – диде Миләүшә ханым. Алар тортларны, бакчадан гына өзеп алып килгән алмаларны яратып алдылар. Халык бик уңай кабул итте. Ашта җыелган сәдака, дип тә, болай да махсус капка акчалар салучылар күп булды. Сатудан кергән акчаны да шунда ук әлеге капка сала бардык. Аннан кыр кухнясы оештырган идек. Тушенка белән карабодай ярмасы, коймак һәм чәйне бик тиз алып бетерделәр. “Кызлар, игелекле эш башкарасыз”, – дип рәхмәт әйтүчеләр бик күп булды. “Шундый ярминкәләрне тагын оештырыгыз. Көзен авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында да”, – дип сорадылар. Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары безгә көч бирә. Димәк, юкка эшләмибез икән.

– Алинә, сез хакимият кызлары коры аш әзерләде, дидегез. Аның өчен бик күп әйбер кирәк бит. Ите, яшелчәсе... Хәзер көзге чор, бакчалардан яшелчә, бәрәңгене җыеп ала торган вакыт. Теләге булган кешеләр китерсә буламы?

– Әйе, барысын да  – кәбестәсен, кишерен, бәрәңгесен, чөгендерен, итен кызлар үз акчаларына  ала. Күптән түгел без, ирләребез бергә бер ротада хезмәт иткән егетләрнең хатыннары акча җыеп, шулар өчен әзерләргә, дип ит алып бирдек. Китерсәләр, бик рәхәтләнеп алачаклар. Коры ашны махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләр бик ярата. Ул алгы сызыктагы егетләргә дә барып җитә. Кайнар су салгач, бик тәмле аш була ул.

– Алинә, сез һаман да бер команда булып эшлисез, волонтерлыкны ташламыйсыз. Рәхмәт инде сезгә.

– Әйе, без бер команда – Диана Гыйззәтуллина, Гөлия Гарифҗанова, Юлия Гайнетдинова, Алсу Нуриәхмәтова һәм мин. Улы һәлак булган Татьяна Ногыманова бик булыша. Арча станциясеннән Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар, шулай ук Гөлнара апа бик зур ярдәм итә. Без булмасак, кем эшләр? Егетләр өчен, дип тырышабыз. Башка районнардан килеп, үзләренекенә исемле посылкалар өләшкәндә, безнекеләр карап торсынмы? Күз алдына китерегез, ничек авыр ул. Яңа ел бүләген бер балага биреп, икенчесе алмаса, ничек күңелсез була. Нәкъ шуның кебек. Тыныч тормышта исләре дә китмәс иде, монда икенче мохит. Шуңа ахырга кадәр бергә булып, ир-егетләребезгә ярдәм итеп торсак иде.

Рәмзия Хәмидуллина, район ветераннар советы җитәкчесе:

Без маскировка өчен сеткалар үрү буенча осталык классы күрсәттек. Килүчеләргә: “Сезнең, безнең җылы куллар үрсә, солдатларның күңелләренә аеруча рәхәт була. Без ул сеткаларның як-якларына “Арча” дип язып та куябыз” – дип аңлаттык, ничек үрергә кирәк икәнне күрсәттек. Барысы да үз өлешен кертергә тырышты. Мине иң сөендергәне, балалар, яшьләр күп килде. Өлкәннәр дә читтә калмады. Яртысын ветераннар белән үргән идек инде, яртысына аларның кулы керде. Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары алдан шуның өчен дип әзерләнеп, җыелып төшкән иде. Кешеләрнең битараф булмавы, ярдәм итәргә тырышуы сөендерде.

Алия Фәйзрахманова, район мәгариф идарәсе методисты

Без солдатлар өчен йөрәкчекләр, талисманнар, уңыш китерә торган ат дагалары  ясау буенча осталык классы үткәрдек. Бу эшне балалар бакчалары коллективлары белән даими эшләп килә идек инде. Бәйрәмгә килгән кешеләр бик теләп катнашыр, дип көтмәгән идек. Балалар бакчалары, мәктәпләр бик булышты. Балалар энәгә җеп тагып тегеп утырды. Караңгы төшкәч, әйберләрне җыя башладык, анда да килделәр. Бик күп йөрәкчек ясалды. Без аларның барысын да солдатларга җибәрәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев