Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
20 июньдә күңелләргә хуш килерлек вакыйга булды.
20 июньдә күңелләргә хуш килерлек вакыйга булды.
Чәчүлекләрне кабул итү, гадәттә, язгы чәчү тәмамланып, сабан культуралары тишелеп чыккач үткәрелә иде.
Быел ул игеннәр өлгереп килгәндә, бүген-иртәгә уракка төшәбез дигәндә уздырылды. Үзенчәлек анда гына да түгел әле – быел кунакка хезмәт ветераннары – элекке җитәкчеләр, төрле һөнәр ияләре чакырылган иде. Алар мондый хөрмәткә куанып, рәхмәт әйтеп йөрделәр.
Район хакимияте ишегалдында ике автобуска утырып сәяхәткә кузгалдык. Кузгалыр алдыннан район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәркем белән күрешеп, хәлләрен белеште. “Без киңәштек тә, менә шулай бергәләп иген кырлары буйлап йөреп чыгарга булдык”, – диде.
Шәһәр читендә гөмбәләр кебек калкып чыккан Арчабаш бистәсен (аны шәһәргә кушу мәсьәләсе хәл ителү алдынды) узып, Күпербаш тавын менгәч, “Казанка” хуҗалыгы биләмәләренә килеп кердек. Аның җитәкчесе Айдар Сабиров үзләренең эшләре, игенчелектәге үзенчәлекле технология, киләчәккә планнары турында сөйләде.
– Без бернинди агу-химикатлар кулланмыйбыз, – дип сөйләде җитәкче. – Бар җирне сукалыйбыз, пар җирләре белән яхшы эшлибез.
Гаҗәпләнерлек тә – басуларда чүп-үлән юк, ул арыш, язгы бодай, арпа, солы басуларына карап сокланасың. Болай да була икән бит!
– Игенчелек белән бергә терлекчелек тә игътибар үзәгендә, – диде район җитәкчесе. – 300 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзеп куйганнар иде, тагын бер мең башлык комплекс төзергә тотыналар. Безгә шушы юнәлештә ныклап эшләргә кирәк, сөт бзәяләре әйбәт тора, безнең район өчен терлек саны аз, игътибарны шуңа юнәлтергә.
“Курса МТС”ы ширкәте басуларына керәбез. Басуларына карап сокланырлык, игенчелек технологиясе югары, һәр елны мул уңыш алалар, республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе әгъзасы булып торалар. Һәр елны призлы урыннар яулыйлар. Рәүф Гыйлаҗетдинов кырык елга якын җитәкче булып эшли. Быел 1000 сыерга исәпләнгән комплекс төзи башладылар.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә яңа җитәкче. Салават Әхмәдиев Гөберчәк авылыннан, шушы җирлектә баш икътисадчы булып эшләде. Урындагы хәлне яхшы белә, басулар белән тыныштырып барды.
– Салаватка уңышлар телибез, – диде район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Хуҗалык терлекчелек буенча да яхшы эшли, хәзерге комплекста сыерлар санын 1500 башка җиткерәләр, тагын 3 мең баш сыерга исәпләнгән комплекс төзергә җыеналар. Хәзерге вакытта көн саен бер сыердан уртача 39 килограмм сөт савып алалар.
“Игенче”, “Яңарыш”, “Венета”, Кишет”, “Кырлай” ширкәтләре басуларында да мул уңыш өлгереп килә. “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелек комплексын әйләнеп карап чыктык. Төзелгәне дә тәэсирләндерерлек, планнары зурдан, комплекс төзүне дәвам итәчәкләр. “Игенче”, “Кишет”тә дә яңа комплекслар төзи башлыйлар. “Кырлай”да инде төзеделәр дә, тагын төзиячәкләр.
“Кишет” ширкәтендә игенчелектә без күрмәгән, белмәгән технология кулланалар, җир эшкәртү дигән нәрсә юк, турыдан туры чәчәләр. Басулары – искитәрлек, соя, ясмыкка кадәр игәләр, көнбагыш, көзге бодай, кукуруз һ.б. культуралар мул уңыш вәгъдә итә, җыеп алырга язсын.
Менә шулай басуларда тукталып, ял итә-итә, фикерләшеп, үткәннәрне искә алып йөрдек бу көнне. Ветераннар да күргәннәрдән бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев