erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике ел гына әле төшемдә сугышмый башладым

Мин ерткычланып кайттым.

 

Рәфыйк Җамалиев, әфганчы

 Алма Атада хезмәт иткән вакытында взвод командиры итеп Әфганстанга җибәрәләр аны. 1984 елның 13 сентябре була ул.

– Командировкага җибәрделәр. Полкны азык-төлек белән тәэмин иттем мин. Эсселек үзәккә үтәрлек иде. Кеше бөтенесенә түзә икән. Халкы безгә карата бик алай дустанә мөнәсәбәттә булды, димәс идем. Билгеле инде, сугыш барган җирдә кемдер кайсындыр күрә алмый. Бу сугыш кирәк булганмы? Бүген шул хакта сөйләшәләр. Бүгенге күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, кирәк иде ул. Әфганстанга гаскәр кертмәгән булсалар, бүгенге махсус хәрби операция 1979 елда ук башланган булыр иде. Без көньяк чикне сакладык. Аерма шунда, ул чакта 1941-1945 еллардагы кебек кулга корал тотып сугыштык, хәзерге кебек дроннар юк иде. Сугышлар төрле, ә нинди генә булмасын, кайгы бер. Безнең туган ил өчен сугышканны әле генә аңлый башладылар.

– Хөкүмәт тарафыннан ярдәм бармы соң?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без берәүгә дә кирәк түгел, дисәм, кемнәргәдер ошамас инде. Бер мисал гына китерәм. Берәүне хастаханәгә операциягә салдылар. Коридорга. Кызы килеп тавыш куптаргач кына ветераннар бүлмәсенә күчерделәр. 

– Куркыныч булдымы?

– Дурак кына курыкмый. Башта куркыта, аннан ияләшәсең, солдатлар өчен борчыла башлыйсың. Алар өчен җавап бирәсе бар бит. Ә менә тыныч тормышка күчү җиңелләрдән бирелмәде. Алган авыр тәэсирләрдән арынырга бер-ике ел гына да җитмәде. Психика үзгәрә. Уйлап карагыз, күз алдымда күтәрелеп кенә киткән вертолет шартлады. Мине үз урынында калдырган комендант, 14 солдат үлде. Мин ерткычланып кайттым. Телевизорлардан фильмнарны сүгенмичә карый алмыйм. Ике ел гына әле төшемдә сугышмый башладым. Ә бүгенге көнгә кадәр хезмәт итәм әле. Төшемдә. Башкалар да шулайдыр, дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре