Тормышны саклап кала торган мөһим чара
Татарстанда 27 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Иминлек каешы» профилактик чарасы үткәрелә.
Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, транспорт чараларында куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләрнең имгәнү очракларын киметү.
Профилактик чара барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларыннан файдалануына аерым игътибар бирәчәк.
Юлга чыкканда куркынычсызлык каешын эләктерү – юл хәрәкәте кагыйдәсе генә түгел, ә тормышны саклап калырга мөмкин булган гади һәм мөһим чара. Автомобиль йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзләренең һәм башкаларның иминлегенә җаваплы карарга чакыралар.
Нет комментариев