erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң яхшы укытучы Айсылу Лотфуллина турында әтисе: «Бу җиңү – Аллаһтан бирелгән җиңү ул»

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесеннән абсолют җиңү белән кайтып төшкәннән соң, Айсылу Лотфуллина җиңүен уртаклашырга Арча районы Яңа Кенәр авылына әти-әнисе янына туган йортка кайтты. Айсылуның әти-әнисе Газинур абый белән Равилә апа Лотфуллиннар «Интертат»ка кызларының җиңү тарихын сөйләде. (Интертат, Регина Габдрахманова)

Узган атнада Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәреннән «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесеннән абсолют җиңү белән Казанга әйләнеп кайтты. Тәрбиячене хезмәттәшләре, дуслары һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аэропортта каршы алып тәбрикләде. Бит очыннан үбеп тә алды әле.

Ялларда исә Айсылуны күрешүләрнең иң кадерлесе, котлауларның иң әһәмиятлесе көтә – Айсылу җиңүен уртаклашырга Арча районы Яңа Кенәр авылына әти-әнисе янына туган йортка юл тота.

Мин сөйләшкәндә, Газинур абый белән Равилә апа Лотфуллиннар йортында бәйрәм иде – кызлары Рәсилә, Алсу һәм Айсылулар кайтуны көтәләр. Җомга иртәсендә әниләре аш бүлмәсендә күңелле мәшәкатьләр белән тыз-быз килә, әти кеше – мәчеттән намазын укып кайтып, ихатада мал-туар, кош-кортны карарга тотынмак булып йөри, үзе минем белән сөйләшә. «Менә мәчеттән кайтып кердем дә кош-кортка бәрәңне пешереп тугылый идем әле», – диде мин шалтыратып, хәл-әхвәлен белешкәч, Газинур абый. «Вакытсыз борчып, эшегездән бүлдердем алайса?» – дип соравыма Газинур абый: «Юк ла-а-а, монда эш бетәмени, кайчан шалтыратсаң да берәр эш майтарган мәлебез була инде ул», – диде.

«Бүген балалар кайта. Тәмлене пешереп, мунчаны ягып каршы аласы килә инде. Атлаган саен кайта алмыйлар бит. Шуңа күрә кызлар кайтып өйдә җыелган көннәр – гел бәйрәм күк. Бу юлы исә чын мәгънәдә бәйрәм – Айсылу чит төбәктә торып, бәйгедә көч сынашып, җиңү белән Татарстанга әйләнеп кайтканнан соң менә, ниһаять, безнең янга да җиңүен уртаклашырга кайта», – ди Газинур абый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе исеме өчен 104 катнашучы көрәште: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Айсылу Лотфуллинаның Татарстанга 32 регион арасында абсолют җиңүне яулап кайтуы – бөтен республика өчен зур вакыйга, мәртәбәле күренеш булды. Әмма кешенең җиңү-отышлары өчен барыннан да ныграк сөенүче, горурланучы – ул әти-әни. Ихластан җанату, куануда әти-әни кеше белән беркем ярыша алмый. Айсылуның әтисе Газинур абый да, горурлыгын яшерә алмыйча, кызының җиңү тарихын сөйләде.

«Айсылуның бу җиңүе – гаҗәеп тә, гаҗәеп тә түгел. Нигә дигәндә, шушындый дәрәҗәдәге бәйгедә беренчелекне яулап кайту – ул зур нәрсә. Чит төбәктә, әллә ничә катнашучы арасында үзеңне иң-иңе итеп күрсәтә алу җиңел түгел. Бу, бер яктан, әйе, могҗизаи күренеш. Икенче яктан, Айсылуның җиңү белән кайтуы гаҗәп тә түгел. Ул тотынган эшен җиренә җиткереп, идеаль дәрәҗәдә башкарырга күнеккән. Айсылу – тырыш, максатчан, хезмәт ярата торган кыз. Эш эшләгәндә ару-талуны белмичә, тырмашып эшләп, теләгәненә ирешә торганнардан. Кыяфәткә йомшак, тыйнак, тыныч кебек ул үзе. Әмма асылда Айсылу сер бирми торган, үткер, хәрәкәтчән. Кечкенәдән шундый булды.

Язманы тулысынча  ИНТЕРТАТТАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев