erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң кызыклы дәрес

Арчаның 5нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары укытучылары Гүзәл Абдуллина җитәкчелегендә 10 октябрьдә Сурнар дәүләт аучылык заказнигына бардылар. Биредә экологик юнәлештә дәрес үтте.

Урман – үзе бер сихри дөнья бит инде ул. Китаптан уку, телефоннан карау бер нәрсә, ә үз күзләрең белән күрү, саф һавасын сулау – бөтенләй икенче. Биредә аларны табигатьне, урман дөньясын яхшы белгән белгечләр каршы алды. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы  һәм аерым табигый территорияләр өлкәсенә дәүләт контроле буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов, “Ашыт” дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Рамил Сабиров, хезмәткәрләр Гөлнара Габдрахманова, Рәшит Әхмәтҗанов хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, аларны саклау чаралары турында үтемле итеп сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев