erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөрергә һәм вакытында йокларга ятарга кирәк

Шулай яшәп ятабыз.

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) кросс ярышын тиктомалга оештырмый. Бердән, коллективлар бер-берсе белән очраша, икенчедән, көзге табигатьнең хозурлыгын күрәләр, өченчедән бу үз сәламәтлегеңә бәя һәм хәрәкәт, йөрергә кирәк икән дигән карарга килү дә. Бүген аптекада чират торам. Даруга түгел, биткә крем алырга чират торам. Алдымдагы хатын 5 мең сумга якын дару алды. Кан басымыннан, аякларым шешә ди... Үзем дә сизмәстән йөрергә кирәк дидем мин бу ханымга. Каршы килмәде, килеште, ие шул, диде. Беләм, йөрмим генә, диде. Оныгы белән сәгать төнге 2нче яртыга кадәр дәрес әзерләвен дә әйтте. Ул мескен баланы кызганып куйдым. Йокының иң тәмле вакыты бит бу! Артымда чират торган яшь ханым, өйгә эшне эшләп бетермәсәк тә без кичке сәгать 10да йокларга ятабыз, дип әйтеп куйды. Кан басымы әнә шул вакытында йокларга ятмаудан да күтәрелә. Үз кадеребезне үзебез белмибез. Йөрергә кирәк... Бер кочак дару алырга түгел... Беләбез, әмма үтәмибез генә. Ә үтәргә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре