erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә һава торышы
Арча яңалыклары

Иртәгә һава торышы

Алдан белеп торыйк

Татарстанда төнлә томан һәм 1 градуска кадәр салкын көтелә

 

Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм салкынча һава торышы көтелә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән һәм Казанда томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан салмак кына исәчәк, кайвакыт уртача тизлеккә кадәр көчәячәк, диде синоптиклар.

Татарстанда төнлә һава температурасы -1..+4 градус (республика башкаласында 0..+ 2 градус) фаразлана. Көндез төбәктә +5..+10 градуска кадәр җылыта (Казанда - +7..+9 градуска кадәр).

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tonla-toman-ham-1-graduska-kadar-salkyn-kotela-5861486

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев