Хәтер һәм кайгы көне
1941 елның 22 июнь иртәсендә немец фашистлары СССРга каршы сугыш башлый. Безнең районнан дошманга каршы көрәшкә 25 меңнән артык кеше китә, шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала.
21 июньдә район үзәк китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган кичә булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты.
Педагогика көллиятенең “Прометей“ оешмасы җитәкчесе Илһам Низаметдинов сугышта хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 17 якташыбызның якыннарына, туганнарына аларның язмышларын ачыклаган документлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев