erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртән нәрсә ашарга ярамый?

Кайбер ризыкларны ач карынга ашау сәламәтлек өчен зыян китерә. Алар ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, гастрит, диабет һәм башка авыруларны барлыкка китерергә мөмкин.

Цитруслылар. Әфлисун, мандарин һәм лимонның аллергия һәм ашказаны авыруы барлыкка китерүе бар.

Бананда магний күп, ул йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге өчен файдалы. Шул ук вакытта кальций-магний балансын бозарга мөмкин.
Чи яшелчәләр. Аларның составында кислоталар бар һәм шуның белән ашказанының лайлалы тышчасын ярсыталар. Ашкайнату системасы белән проблемасы булганнарга чи кыяр, помидор, кәбестә ашарга ярамый.
Йогырт. Иртән организмга йогырт бактерияләре кирәк түгел. Шуңа да бу очракта аны файдалы дип ашау дөрес түгел. Ашарга ярый, әмма файдасы сизелмәячәк. Йогыртны иртәнге аштан соң 2-3 сәгать үткәч кенә ашарга була.

Бәрәңге дә иртән ашказанына авыр ризык.
Иртән салкынча эчемлек тә эчәргә ярамый. Аның бүлмә температурасында булуы шарт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баллы ризыклар. Йокыдан торган вакытта ашказаны асты бизе инсулинны кирәкле күләмдә бүлеп чыгара алмый. Ашказанына эләккән баллы әйберләр аны чыгырыннан чыгып эшләргә мәҗбүр итә.
Бернинди ризык капмыйча, каһвә эчү дә ашказаны авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

Казылык белән бутерброд. Казылык сос­тавында сәламәтлек өчен зыянлы булган канцероген матдәләр бар. Буш ашказаны шундый «химик атакага» әзер түгел.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/irtn-nrs-asharga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X