erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Кишет авылыннын Лилия Шәрәфиева Тукаебызга багышлап шигырьләр яза

Шигырьләрне туплап,кәгазьгә теркәп, Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова язып җибәрде.

Лилия Шәрәфиева шигырьләре. Иске Кишет авылыннан. 2024 ел.

Кушлавычта Тукай эзләре

Кушлавычтан чыккан нәни сукмак,

Зур юлларга килеп кушылган.

Җырлы-моңлы гомер елгасының,

Чишмә башы менә шушыннан.

Тау башына салынганга микән?

Кояш карый монда яктырак.

Кешеләре изге,олы җанлы,

Чишмәләрнең суы татлырак.

Халык сөйгән бөек Тукай булып,

Яшәсә дә шагыйрь еракта.

Илһам эзләп,сагынып,канатланып,

Кабат кайткан бит ул бу якка.

Җанга җылы эзләп кайткандыр ул,

Туган җиргә төбәп күзләрен.

Тукай моңын читтән эзләмәгез,

Бу як саклый аның эзләрен.

Тукайга

Мин бәхетле,Кушлавычны күрдем,

Тукай йөргән сукмакларда йөрдем.

Һәйкәленә чәчәк куярга дип,

Ул яшәгән нигезгә дә килдем.

Сука белән җирләр сөреп үскән,

Чишмәсенең тәмле суын эчкән.

Җаны-тәне белән сөйгәнгәдер,

Чишмә моңы җырларына күчкән.

Тукай якташлары булгангадыр,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кешеләре үзгә бу авылның.

Югалтмыйча саклый алган алар,

Тукай шигырьләрен,Тукай моңын.

Сез Тукайны читтән эзләмәгез,

Даны китсә дә бик еракка.

Туган ягын сагынып,мәңгелеккә,

Һәйкәл булып кайткан бу якка.

Тукай туган көн

Яз җилләре алып килде сине,

Йомшак җилләр назлап үптеләр.

Яз ташкыны белән сугарылган,

Күңелеңә аклык сиптеләр.

Саф күңелең,җырлы телең белән,

Син халыкның күңелен яуладың.

Балкып кына үттең,иртә киттең,

Тукай бабай була алмадың.

Моңлы җырың үлми,шигърең яши,

Халык данлый синең исемне!

Шигырь бәйрәменә кунак булып,

Тукай кайтып килер шикелле.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре