Гаилә белән бергә
"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" районкүләм бәйгесен Мөндеш, Иске Кырлай, Түбән Мәтәскә, Күлтәс, Лесхоз, Сорнар, Урта Пошалым, Казанбаш авыл китапханәчеләре дә көч сынашкан.
Бәйгедә җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгеләгәннәр.
Иске Кырлайдан "Китаплы гаилә" номинациясендә Иске Кырлай авылыннан Газизовлар гаиләсе җиңү яулаган.
- Мин декрет ялында бик күп китап укыдым. Китапханәдәге бөтен китапны укып чыкканмындыр. Балаларны дә китап укуга тарттым, - ди дүрт бала анасы Алсинә Газизова.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев