erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миннефәр Дәүләтбаев: “Мин район газетасыннан башка яши алмыйм”

Районыбыз авылларында яшәүче газета укучыларыбыз ничек көн күрә?

Даими газета укучыларыбыз белән очрашу, якыннан танышу, алар белән кара-каршы утырып аралашу, үзебез белән таныштыру максатыннан “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән берлектә авылларга чыгуны оештырырга булдык. Сәяхәтебезне Иске Кырлайдан башладык. Кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп кешеләр белән күрешеп сөйләштек. Якты чырай белән каршы алдылар, сөенә-сөенә фикерләре белән уртаклаштылар, газетабызның эчтәлегенә кагылышлы киңәшләрен бирделәр, үзләре турында да сөйләделәр. Кызыклы тормыш, мактаулы хезмәт юллары үткән, күпне күргән, авырлыкларга бирешмәгән, бүген дә дөнья хәлләре белән кызыксынып яшәүче кешеләр. Аларның һәрберсе газета битләрендә макталуга лаеклы.

– Мин район газетасыннан башка яши алмыйм. Гомер буе язылып киләм, – дип башлады сүзен Миннефәр абый Дәүләтбаев. – Телевизор карамыйм да диярлек, китап, газета укыйм. Район газетасы булмаса, район тормышын гына түгел, күршеңдә нәрсә булганны да белмисең бит хәзер. Һәр мәкаләне укып барам.

– Мине зарыгып көтеп ала ул. Әллә ничә тапкыр чыгып карап керә икән, – диде хат ташучы Фәйрүзә Әхмәтҗанова

Миннефәр абый үзе 51 ел колхозда эшләгән, хәзер үз фермасын тоткан улы Зөфәргә булыша. Аның ярдәмчесе, киңәшчесе. Мөршидә апа белән 51 ел тигез гомер итәләр.

– Дүрт бала үстердек. Өч малай, бер кыз. Һәрберсе югары белемле. Икесе университет, берсе авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады. Районда дәрәҗәле кешеләр. Кызыбыз тормышын медицина өлкәсенә багышлады. Алар белән горурланып яшибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миннефәр абыйлардан соң без тагын берничә гаиләдә булдык. Гаилә башлыклары белән озаклап сөйләшеп утырдык, кызыклы фикерләр ишеттек.

Иске Кырлайга сәяхәтебез турында язманы газетабызның киләсе санында дәвам итәрбез.

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре