erid:2VtzquqpS7d
Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь
Арча яңалыклары

Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь

Аллага шөкер, хатыны Каимә апа да исән-сау.

65 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга район хакимиятеннән һәм Сеҗе авыл җирлегеннән дә килделәр. Хәниф абый җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Бригадир, сельпо рәисе урынбасары, сельпо рәисе. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел булмагандыр. Каимә апа Әзәк авылыннан. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. "Малайлар әйбәт булды", - ди Хәниф абый. Юбилейга балалары, оныклары кайткан. Матур итеп табын әзерләгәннәр. Түрдә Хәниф абый белән Каимә апа. Исән-сау булсыннар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев