erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ислам – яхшылык дине

Акия узды

Арчаның Үзәк мәчетендә Экстремизмга  –юк! Исламяхшылык дине! дип исемләнгән акция узды.

Мәчеткә йөрүче яшь буынга, балаларга экстремизмның тискәре йогынтысы турында сөйләнде.

Арча Үзәк мәчетендә төрле чаралар оештырылып тора. Аларның күбесе балалар өчн үткәрелә. Дини бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтәләр. Балаларның күңелләрен күрү өчен ниләр генә эшләмиләр. Батутта сикерү, татлы мамык, тәмле сулар, тудырма, саф һавада зур казанда пешкән пылау – барысы да алар өчен. Теләге булган һәм бала әти-әнисе белән килеп күңел ача, уеннарда катнаша, үз сәләтен күрсәтә һәм сыйлана ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биредә җитди темага булган әңгәмәләр, кичәләрне дә балаларны зарыктырмый, аларның игътибарын җәлеп итә торган итеп үткәрә беләләр. Шундыйларның берсе – “Экстремизмга  – юк! Ислам – яхшылык дине!” дип исемләнгән акция.

Ислам – тынычлыкка, изге эшләргә өндәүче дин. Моны балаларга үтемле итеп аңлата да белергә кирәк. Ә ничек?

– Җомга намазыннан соң шушы темага вәгазь сөйләнде. Аннан бәйрәм оештырдык. Балалар баллы тәм-томнар һәм тундырма белән сыйланды. Аларның күңелен күргән, әлеге күркәм эштә катнашкан Мифтаховлар гаиләсенә аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин. – Кылган игелекләрен Аллаһ Раббым арттырып кайтарсын. Шулай ук балаларга әти-әниләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм Ватанны яратырга кирәклеге турында үгет-нәсыйхәт тә җиткердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре