erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исрафил Насыйбуллин: «Июнь ае салкыннарында бәрәңге яфраклары өшеде. Мондый хәлне беренче күрүем»

Быелгы җәйнең суыклары туңдырып кына калмыйча, күпләрнең бакчаларындагы үсемлекләргә зур зыян салды. Бигрәк тә бәрәңгегә кырау төшүе шаккатмалы хәл булды

Әлеге вәзгыять белән танышыр өчен "Россия1.Татарстан" телеканалы безнең Арча районына килеп, зыян күрүчеләр белән сөйләште. Алар арасында редакциябезнең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин да бар.

"Миңа 56 яшь. Мин үз гомеремдә моны беренче тапкыр күрәм. Моңа кадәр беркайчан да андый хәл булганын хәтерләмим. Кыяр, помидорларга зыян килгәне бар иде, ләкин бәрәңгегә!..Күрәсең, чыннан да, төнлә коточкыч кырау булган" - ди әңгәмә барышында Исрафил Насыйбуллин. Шундый ук хәлнең аның  күршеләрендә булуы турында да хәбәр итә ВестиТАТАРСТАН. Биектау, Балтач, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе районнарында да зыян күрүчеләр бар, ди телеканал. 

Сюжетта районыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы белгечләреннән бәрәңге утырту буенча киңәшләрне ишетергә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Без бәрәңгене 2-3 атна кояш астында яки җылы урынга чыгарабыз — яшел күзләр җибәрә. Туфрак җылынып, температура 15, ким дигәндә 12 градуска җиткәч кенә  бәрәңге утыртырга кирәк»,- ди Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе бүлеге башлыгы Раил Шакирҗанов.

Тулы сюжетны ӘЛЕГЕ СЫЛТАМА аша карарга мөмкин

Фото - сюжеттан скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев