erid:2VtzquqpS7d
Кабак ашы пешерәбез
Арча яңалыклары

Кабак ашы пешерәбез

Башта табада зәйтүн мае салып, суганны кыздырасы.

Кабакны әрчеп, вак шакмакларга турап, суга салып пешерергә. Суны кабак күмелгәнче салырга кирәк. Ул йомшарганнан соң, кыздырылган суганны шуңа салып, миксер белән изәргә һәм боламык ясарга. Шуның өстенә 20 процентлы сөт өсте, тоз салып болгатырга. Кабак ашын өстәлгә әрчелгән, кыздырылган кабак төше белән биргәндә, матур да, туклыклы да булачак!
Фото: pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/frid-khmtshinadan-frid-alsu-duety-kabak-ashy-retsepty


Нет комментариев