erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каен да ялгышырга мөмкин

Җир өлгерүгә игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште

4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.
Быелгы яз иртә килүе белән шаккатырды. Хәйран гына булып күренгән кар тиз арада юкка да чыкты. Соңгы көннәрдә гомумән җәйге һава урнашты. Синоптиклар моны Атлантикадан җылы циклон килүе белән аңлата. Ул килү туктауга, салкыннар әйләнеп кайтырга, “сыерчык бураннары“ булырга мөмкин. Монысы, кем әйтмешли, Аллаһы Тәгалә кулында.

– Бер елны шулай яз иртә башланды, туфрак өлгереп, чәчүгә чыктык, – ди районның тәҗрибәле галим-агрономы Рүзәл Мортазин. – Бабайлар безне “Чәчәргә иртә әле, салкыннар кире кайтачак, орлыклар тишелмәячәк, каен яфрагы өч тиен акча зурлыгына җиткәч чәчә башларга, биш тиен акча зурлыгына җиткәндә чәчүне төгәлләргә кирәк“, – дип кисәтте. Барыбер чәчтек, орлыклар салкыннар башлангач 28 көн җир куенында ятты. Алар бердәм тишелгәндә каен бөреләре ачыла да башламаган иде әле. Ул елны уңыш та бик яхшы булды.
Чыннан да, басуга керерлек булганда кем өендә утыра инде? “4 апрельдә “Курса МТСы“ ширкәте басуларында 9 агрегат эшләде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Ашлама кертәләр, зәп җирләрен тырмалыйлар. “Игенче“, “Яңарыш“, “Северный“, “Тукай“ ширкәтләре күпьеллык үләннәрне тукландыра. “Кырлай“, “Курса МТСы“, “Игенче“, “Северный“ ширкәтләре уҗымнарны өстәмә тукландыралар. Көннәр болай торса, атна ахырында чәчүгә дә чыгачаклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 “Яңарыш“ ширкәтенең исеме җисеменә туры килеп тора. Һәр тармакта яңарыш бара биредә.  Шушы көннәрдә тәүлеккә 30 тонна сөт сава башладылар. Район күләмендә тарихи вакыйга бу. Сөт – көндәлек акча китерүче тармак. Акчаң булса,  техникаңны да яңарта, запчастьлар, ашлама да ала аласың. Быел 4 трактор, 1 “КамАЗ“ машинасы, тагылма кораллар кайтты, ашлык склады төзеделәр. Ширкәт нәсел хуҗалыгы статусы алды, таналар сату белән дә шөгыльләнәчәкләр.
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә, хәлләре шактый авыр булса да, кыш буе гаражда кеше өзелмәде, ремонт эшләре барды.
“Казанка“ ширкәтендә декабрь урталарында язгы кыр эшләренә әзер иделәр инде. Бик күп яңа техника алдылар, машина-трактор паркы территориясе ялт иткән, елап эзләсәң дә бер чүп таба алмассың. Механизаторлар кырга чыгарга ашкынып тора. “Без үзебездән торганның барын да эшләдек! – ди җитәкче Айдар Сабиров.

“Кырлай“ ширкәтендә 50ләп техника тезелгән иде. Быел чәчү комплексы, трактор алганнар. Механизаторлар арасында яшьләр күп. “Һәркайсына эш бар, – ди җитәкче Илнар Гайнетдинов. – Һәр тракторда икешәр  кеше, ике сменада эшләячәк“.
“Игенче“ ширкәтендә башка елларда мондый дәрәҗәдә техника тезә алганнары юк иде. Әзерлек бик яхшы.
“Северный“ ширкәтендә әзерлек һәрвакыт югары дәрәҗәдә була. Быел 90 млн сумлык техника алалар. 1900 гектарда кукуруз игәчәкләр.
“Ватан“ ширкәтенә быел иң күп  практикантлар кайтты, киләчәк турында шулай кайгыртулары игътибарга лаек. Быел яңа чәчү  комплексы, трактор алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X