«Казанка»да төгәллиләр
Район башлыгы алдынгыларны бүләкләде
5 майда район башлыгы Илшат Нуриев "Казанка" һәм "Ак барс" агрокомплексы" ширкәтләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
"Казанка" ширкәтендә сабан культураларының соңгы гектарларын чәчәләр. Район башлыгы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгәннәре өчен бүгенге көндә чәчү комплексында да эшләүче баш инженер Фаил Хәлиуллинга, тракторчы Рамил Мусинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабировны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Район башлыгы "Ак барс" агрокомплексы" механизаторлары Альберт Абзалов һәм Радик Фәйзрахмановка яхшы эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев