Каһарманнар язмышы
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Гөберчәктән Халидә Габидуллина яза.
Ел әйләнә дип әйтерлек минем кулымнан Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларымның исемлеге төшми. Ни өчен? Чөнки исемлектәге кайбер авылдашларымның күптән инде туганнары юк, я булмаса, язмышлары ачыкланып бетмәгән. Шуларны барлап, ачыкларга тырышам. Әле күптән түгел генә Бөек Ватан сугышына кадәр Гөберчәк авылында яшәүче хуҗалыкларның исемлеге буенча кабат эзләнү эше алып бардым. Шунда бүген Арча шәһәрендә яшәүче авылдашым Минсәвәр апа Заһидулла кызы белән телефон аша аралашырга туры килде. Ул яшәгән нигез инде күптән юк. Мин аларның күршеләре кемнәр булган, нигезе кайсы урында булуы хакында сораштым. Алар турында сөйләшкәндә Минсәвәр апа әйтеп куйды: “Сеңелем, минем бертуган абыем сугышта һәлак булды”, - дип. Мин дә кызыксынып, аның кем булуы турында сораштым. Ул моңсу гына Заһидуллин Хөрмәтулла дип җавап кайтарды. Әйе, сугышта катнашучылар арасында андый кеше бар. Заһидуллиннар өчәү: Рамазан, Габдулла, Хөрмәтулла. Рамазан, Габдулла дигәннәрен беләм. Берсенең кызы Оркыя апа, икенчесенең туганнары, төгәлрәк әйтсәк, киленнәре Талия апа Заһидуллина. Мин инде Хөрмәтулланы шушы ике гаиләнең берәр туганыдыр дип уйлаган идем. Берсе дә хәтерләми, олылар сөйләшкәннән дә истә калмаган. Менә табышмак! Минсәвәр апа белән сөйләшмәсәм, Хөрмәтулла Заһидуллин теге ике гаиләнең берсе булып калачак иде. Хөрмәтулла башта сугышта хәбәрсез югалучылар исемлегендә булган. Минсәвәр апа абыйсы турында хәрби комиссариат аша 2012 елда абыйсының 1943 елның 9 мартында батырларча һәлак булып, Ленинград өлкәсендә туганнар каберлегенә күмелүе хакында документ ала. Документлар ул чорларда бик күп хаталар белән язылган. Хөрмәтулланы Зайдуллин Хамат дип тә язганнар. Исемлеккә Хөрмәтулла, Хамат дип кергән, ике кеше булып тора. Менә шулай итеп Заһидуллин Хөрмәтулланың да кем икәнлеге ачыкланды.
Миннебанов Сәмиг дип язылган авылдашыбызның да кем булуы ачыкланды дип әйтә алам. Ул Миннебаев Сәмигулла икән. Сөнгатулла Миннебаев белән бертуганнар. Бу мәгълүматны ачыклар өчен Ижевск шәһәрендә яшәүче Дамира Садриева, авылдан Сөнгатуллиннар гаиләсе белән дә аралашырга туры килде.
Мәгълүматлар белән бүлешкәннәре, туганнары хакында булган истәлекләре белән уртаклашучыларга мин олы рәхмәтемне әйтәм. Бүген - 22 июнь. Илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Сугышта катнашкан һәр батырны искә алыйк, алар хакында киләчәк буынга тулырак мәгълүматлар калдырыйк!
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев