Кайда авыр, ул шунда
Үзбәк Сабир улы 1927 елда Югары Масра авылында туа.
7 классны тәмамлагач колхозда төрле эшләр башкара, атлы лобогрейкада урак ура, Арча элеваторыннан күтәреп чәчү орлыгы ташый. 15 яшендә тракторчылар курсында укып тракторчы була. Авыр сугыш еллары бит, бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар җилкәсенә кала.
МТСлар заманы, тракторлар шулар карамагында. Төрле колхозларда язгы-көзге чәчүдә, урып-җыюда эшлиләр. 1944 елның ноябрендә армиягә чакыру килә. Тракторчылар бик кадерле, егетнең калу мөмкинлеге дә була. Әмма ул ил язмышы хәл ителгәндә үз урыны фронтта дип исәпли. Декабрь аенда инде армиядә була. Башта өйрәнүләрдә була, аннан Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Юлда барганда сугыш беткән була. Япон әсирләрен саклыйлар. 1947 елның кышында Одессага күчерәләр. Шәһәрдә “Черная кошка” дигән банда тынгылык бирми. Шул банданы бетерүдә катнаша, бәрелешләр дә була. 1949 елда Украинаның Николаевск өлкәсендә милләтчеләргә каршы көрәшергә туры килә. Егет туган якка 1951 елның маенда гына кайта ала. Арча икмәк пекарнясына экспедитор булып урнаша, бераздан Мөндеш сельпосына рәис ярдәмчесе итеп күчерәләр. 1954 елда шунда рәис итеп сайлана. Шул ук елны Төрнәле сельпосын да кушалар. Сельпоны алдынгылар рәтенә чыгара. Шуннан соң да артта баручы сельполарда эшне җайга салу өчен Үзбәк Сабировичны җибәрәләр. 1958 елда – Курса, 1965 елда Наласа сельполары белән шулай була. 1970 елда Наласа, Арча, Чулпан сельполарын бергә кушып берләшмә ясыйлар да, җитәкчесе итеп Үзбәк Сабировны куялар.
Үзбәк Сабирович Арча эшчеләр бистәсе Советы рәисе дә булып эшләде.
1987 елда аңа ТАССРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән исем бирелә. Дания апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 7 оныклары, 7 оныкчыклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев