Каракларның күңеле йомшарган
Берничә карак берәүләргә төнге сәгать 12ләр тирәсендә урлашырга кергәннәр.
Шул вакыт өй ишеге ачылганы ишетелгән. Караклар баскыч астына качалар. Аналы--кызлы ишегалдына кече йомышларын эшләргә чыгалар. Шунда ана кеше шомлы-караңгы төнгә карап: "Бигрәк ямьсез төн. Мондый төнне йөргән угрыларга Аллаһы тәгалә мирбәт бирсен инде", - ди.
Бу сүзләрне ишеткән каракларның күңелләре йомшап китә һәм бу йортның ишегалдыннан чыгып китәләр.
Бу хәлне соңыннан карак үзе сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев