erid:2VtzquqpS7d
Казан циркы аренасында ике фил сугышты
Арча яңалыклары

Казан циркы аренасында ике фил сугышты

Казан циркы җитәкчелеге аренада филләр сугышын аларның язгы кәефенә бәйләп карый

Кичә Казан циркы аренасында ике филнең үзара сугыша башлавын җитәкчелек аларның язгы кәефенә һәм пандемия вакытында тамашачы белән озак аралашмый торуга бәйләп карый.

«Кичә безнең цирк тамашачысы ике һинд филенең сугышу шаһиты булды. Дженни һәм Магда исемле филләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ачыклау максаты бары тик үзләре генә иде, тамашачыга куркыныч янамады», — дип шәрехли Казан циркы җитәкчелеге.

«Филләр тыныч хайван булуына карамастан, аларның да кәефе төрлечә була ала, язгы чорда бу дрессировщик игътибарына бәйле көнчелек булырга да мөмкин», — диелгән рәсми аңлатмасында.

Цирк хезмәткәрләре филләр сугышы ппроблемасын тиз һәм зыянсыз хәл итә алган. Хәзерге вакытта Дженни һәм Магда тынычланган, тамаклары тук, хәлләре әйбәт.

Цирк җитәкчелеге әлеге хәл кабатланмасын өчен, дрессировщиклар, ветеринарлар һәм зоопсихологлар катнашында консилиум җыярга җыена һәм тамашачылардан гафу үтенә. 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/22-03-2021/kazan-tsirky-it-kchelege-arenada-fill-r-sugyshyn-alarny-yazgy-k-efen-b-yl-p-karyy-5814287


Арча хәбәрләре

Нет комментариев