erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбаштан Профессор Габделхак Насыйбуллинның тууына 100 ел. Ул һаман безнең күңелләрдә...

Арча районы шәхесләре.

Ул һаман безнең күңелләрдә...

 Татар халкының медицина фәненә үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган танылган галимнәре байтак. Шундыйларның берсе - теш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор   Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин. Ул 

1923 елның 30 ноябрендә ТАССРның Арча районы Казанбаш авылында дөньяга килә. 1937 елда, авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлап, Казан фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә, аннан соң  ике  ел ТАССРның Баулы районында фельдшер булып эшли. 1942 елның маенда Кызыл Армия сафларына алына. Воронеж һәм Икенче Украина фронтлары составында ату батальонының санитар взводы командиры буларак сугышларда катнаша. Җиңүне Прага астында каршы ала. Курск дугасында һәм Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 12 медаль белән бүләкләнә.

    1950 елда Казан стоматология институтын кызыл диплом белән тәмамлый,  аннары Пермь өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы  системасында гомуми профильле табиб булып эшли. 1953-1956 елларда Пермь медицина институтының ортопедия стоматологиясе кафедрасында ординатурада укый. 1956-1976 елларда Казан дәүләт медицина институтының ортопедия стоматологиясе кафедрасында эшли, анда өлкән лаборанттан кафедра профессорына кадәр күтәрелә. 1964 елда ул кандидатлык, 1975 елда докторлык диссертацияләре яклый.

    Ортопедия стоматологиясе клиникасында чигә-теш казнасына зур әһәмият бирелә, аерым алганда, тешләрне тулысынча югалту очрагында дәвалауның  нәтиҗәле ысулларын эзләү зур кызыксыну уята.

      Медицина фәннәре докторы Габделхак Гыйльмулла улының фәнни хезмәтләре ортопедия стоматологиясенә, рентген  нурлары ярдәмендә диагноз куюга, теш казналыгын үзгәртүгә, бигрәктә яңак-асты теш казналыгын дәвалауга багышлана. Ул эксперименталь модельләштерүләргә нык әһәмият бирә, әлеге максатка яраклаштырып үзлегеннән   краниостат аппараты уйлап чыгара ,  һәм ,шул рәвешле, тешләрне дәвалау юлында яңа  мөмкинлекләр барлыкка килә.

     Профессор Насыйбуллин Г. Г. тикшеренүләре Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедия стоматологиясе кафедрасында төп фәнни юнәлешкә әверелә, ул чигә-аскы аңкау сөягенә караган  үзгәртеп кору процессларын, ортопедия һәм ортодонт теш казналары системасын өйрәнүне үз эченә ала.

     Татарстан стоматологлары рәисе (1990-93), профессор Г. Г. Насыйбуллин - 150 дән артык фәнни эш, шул исәптән 1 монография, 3 уку әсбабы һәм 2 фәнни җыентык, 2 уйлап табу һәм 18 рационализаторлык тәкъдиме авторы.  Аларда тешсез аңкауны протезлауның нәтиҗәле ысуллары, җимерелгән тешләрне протезлау һәм пародонт авыртуларны  дәвалау юллары тәкъдим ителә. Ул фәнни тикшеренүләре нәтиҗәләрен гамәлгә куйганы өчен СССР ВДНХның бронза  медале,  стоматология өлкәсендә иҗади нәтиҗәле хезмәте  өчен  Рәсәй Стоматология ассоциациясенең II дәрәҗә ордены белән бүләкләнде.

     Аның җитәкчелегендә 8 кандидатлык диссертациясе язылды һәм якланды. Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин акыллы, игелекле, ярдәмчел һәм йомшак күңелле  кеше иде. Эшкә һәрвакыт бик җитди һәм җентекле, намус белән карады. Ләкин шул ук вакытта үзенә дә, хезмәткәрләргә дә зур таләпләр куя иде. Бу изге затның хезмәт сөючәнлеге, югары һөнәри осталыгы һәм искиткеч шәхсән сөйкемлелеге кафедрадагы  хезмәттәшләренең, студентларның һәм пациентларның олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулады. Габделхак Гыйльмулла улы җитди кеше булса да, нечкә, үткер юморга ия иде, аның бу сыйфаты үзара аралашуны җиңеләйтте һәм якынайтты. 

     Эше күп булуына карамастан, ул һәрвакыт гаиләсенә дә вакыт табырга  өлгерә иде. Буш чакларын ул яраткан хатыны белән үткәрде, улына ярдәм итте һәм оныклары белән рәхәтләнеп шөгыльләнде

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Аның улы Насыйбуллин Мирослав әтисе юлыннан китте, 1975 елда КДМИның стоматология факультетын тәмамлады, балалар стоматологиясе кафедрасында ассистент булып эшләде, алга таба институтның терапия стоматологиясе кафедрасына күчте. Кандидатлык диссертациясе яклады, әмма 1998 елда кинәт вафат булды. Габделхак Гыйльмулла улы бу югалтуны бик авыр кичерде, каты сырхауга биреште һәм әкренләп сүнә барды, әмма ахыргача үз кафедрасында эшләде. 2003 елда, сәламәтлеге  какшавы сәбәбле, лаеклы ялга китте. Озакка сузылган авырудан соң, 2007 елның 1 октябрендә, 84 яшендә Габделхак Гыйльмулла улы бакыйлыкка күчте.

     Казан медицина  академиясенең ортопедия  стоматологиясе кафедрасы профессор Насыйбуллин Г. Г. башлаган  фәнни юнәлешне бүгенгәчә   дәвам иттерә.

   Габделхак Гыйльмулла улының тууына йөз яшь булды. Без - аның шәкертләре, остазыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, аның халык сәламәтлеген ныгыту юлында  куйган хезмәтләренең дәвамчылары булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Ул һәрчак безнең күңелләрдә саклана һәм киләчәктә дә сакланыр.

    2023 елның ноябрь аенда Казан дәүләт медицина академиясенең  актлар залында илебезнең танылган стоматологлары катнашында Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллинның гыйльми эшчәнлегенә багышланган бөтенрәсәй күләмендә фәнни конференция булып узды.

Минхарис Әмирханов, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясе   доценты

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре