erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбаштан күңелле хәбәрләр алдык

“Казанка“ хуҗалыгы бүгенге көндә кояшлы утрау кебек.

Элекке “Вамин“ таркалганнан калган ун хуҗалыкның язмышлары төрлечә. Шуларның иң бәхетлесе “Казанка“ ширкәте дисәк тә ялгышмабыз. Җитәкчесе Айдар Сабиров хуҗалыкны республика дәрәҗәсендә макталырлык дәрәҗәгә күтәрә алды.

Халыкта “Кемдер сәнәк эзли, кемдер сәбәп эзли“ дигән мәкаль бар. Айдар Сабировка да байлык күктән төшми (яңгырлар турында әйтүем түгел), ул игенчелектә дә, терлекчелектә дә гади технологияләр куллана, ә нәтиҗәсе – искиткеч! Аннан җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте турында сорарга яраталар. Ә ул елмаеп: “Сез башкарылган эшләргә карагыз, җавабы шунда инде аның“, – ди.

Башка елларда да көзге якта иң яхшы уҗымнар шушы хуҗалыкта икәнен күрәбез. Быел да шулай. Алар бар да чиста пар җирләренә чәчелгән, ә анда коры елларда да дым запасы җитәрлек. Агу-химикатларны бөтенләй кулланмыйлар, чиста туфракта экологик чиста ашлык үстерәләр. Чүп үләннәр дә, авырулар да юк. Гектардан 40ар центнер уңыш – нәтиҗә шундый!

Әле менә күптән түгел генә Казанбашта 300 сыерга исәпләнгән комплексны ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район башкарма комитеты  җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлеге комплекс хуҗалыкның үз акчасына төзелде, – диде Айдар Сабиров. – Ул 70 млн сумга төште.
Биредә “Казанка“ ширкәте оешканнан соң үзе бер шәһәрчек барлыкка килде. Электән калган торакларны яңартып, уңай шартлар тудырып, эчтән дә, тыштан да балкып тора торган хәлгә китерделәр. Ул бозаулар торагына бәя биреп бетерерлек түгел – күргән  кеше җәннәттә яши икән болар, дип чыгып китә.

17 октябрьдә  Арчада үткән зона семинар-киңәшмәсендә сүз терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында барды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Министр урынбасары үзенең чыгышында Арча районында терлекчелек буенча уңай үзгәрешләр баруын билгеләп үтте. Яңа комплекслар төзелә, яңа технологияләр кертелә, цифрлаштыру буенча актив эш алып барыла. “Яңарыш“ ширкәте бу яңалыклар буенча республикада күренекле урын алып тора. Шуңа багышлап видеофильм күрсәтелде, җитәкчесе Илгизәр Садыйков чыгышы зур кызыксыну уятты.

“Яңарыш“ ширкәте быел тугыз айда узган елның шул чорына караганда 29480 центнер сөтне күбрәк җитештерде. Шулай ук яңа комплекс төзегән, яңа технологияләр белән эшләүче “Кырлай“ ширкәте 24114 центнер сөтне артыграк сауды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев