Җиңүләр бармы? Бар.
11-13 гыйнвар көннәрендә Казанда "Тулпар" спорткомплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына көрәш буенча республика беренчелеге узды. 33 командадан 220 көрәшче катнашты. Арча районы көрәшчеләре дә катнашты.
Кәчедән Вәлиәхмәтов Дияз (90 кг, Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис Фәнисович) 2 нче урынны яулады.
Арчадан Шакиров Булат (110 кг, ААПК, тренеры Һидиятуллин Фәнил Фәнисович) 3 нче урында. Котлыйбыз!
Арча районы командасы 12 нче урында.
Нет комментариев