erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда гадәттән тыш хәл газ бүлеп бирү станциясендә шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә эшләүчеләр өчен генә игълан ителде

Факел януы биеклеге 2 метрга кадәр төште, шәһәр халкы өчен куркыныч юк.

Казанда газ бүлеп бирү станциясендә янгын сүндерелде, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш министрлыгында гадәттән тыш хәлнең янгын сүндерүдә эшләүче көчләр өчен кертелүен билгеләп үттеләр.

“Гадәттән тыш хәл шәһәр эшчәнлегенә йогынты ясамый, шуңа күрә “Казанда гадәттән тыш хәл игълан ителде” дигән сүз дөреслеккә туры килми. Шәһәр территориясендә гадәттән тыш хәл игълан ителмәде”, – дип белдерделәр ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын 10 сәгать 40 минутка сүндерелде. Факел януы 2 метрга кадәр төште. Вакыйга ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә.

Казанда газлы цистерна януы турында хәбәр иткән идек. Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Ике зыян күрүче дә республика клиник хастаханәсендә. Аларның тормышына куркыныч янамый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X