erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Казанка»да урак бетте

27 августта “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка быелгы уракны төгәлләүләре турында рапорт бирде, яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур оешканлык күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.

27 августта районда игеннәрнең 55 проценты җыйнап алынды.

“Курса МТС”ында – 82, “Ак Барс” агрокомплексы” – 69, “Северный”да – 67, “Заря”да – 65, “Яңарыш” ширкәтендә – 62 процент.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район буенча уртача уңыш – 29,8 центнер. “Ак Барс”та, “Курса МТС”ында – 36, “Северный”да – 35, “Игенче”дә – 33, “Ватан”да – 32, “Кырлай”да – 30 центнер чыга.

Көзге культураларның 32 проценты чәчелде. “Кызыл Яр” ширкәтендә чәчүне төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев