erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кенәрләр спорт ярышлары сезонын волейбол белән ачты

Яңа Кенәрдә «Дуслык кубогы» исеме астында узган волейбол ярышларында алты команда уйнады

12 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спортлар залына Арча, Биектау һәм Әтнә спорт командалары җыелды. Хуҗаларның өч волейбол командасы белән бергә барлыгы алты команда үзара көч сынашты. 

Волейбол уеннарын һәм спорт ярышлары сезонын авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачып җибәрде. "Бирегә җыелган һәркемне сәламләп, быелгы сезонны ачык дип белдерәм. Ул быел волейбол ярышлары белән башланып китә. Алды әле безне бик күп күләмле спорт ярышлары һәм республикакүләм чаралар көтә"- диде ул үз чыгышында.

Волейбол ярышларын оештыручы Ришат Садиков, сугышчан туганлык оешмасы вәкилләре Рашат Салихҗанов һәм Таһир Шакиров командаларга уңышлар теләп, лаеклыларның җиңүенә ышануларын белдерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алты сәгать барган кызу ярышлар түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды: 1 урын - Биектау, 2 урын - Әтнә, 3 урын - Яңа Кенәрнең "Кедр" командасы. 

Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекләр бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев