erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кеше алдаган

Казан шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек Тимур Тогашевка карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә күздә тотылган (гражданинга шактый зыян китереп алдау юлы белән чит милекне урлау) җинаятьне ясауда гаепле дип табылды.

2019 елның март башында Тогашев Арча районында булганда күренә торган урыннарга кредит алуда булышам, дип игъланнар элә, телефон номерын күрсәтә. Аңа бер хатын-кыз шалтырата, Тогашев аның адресын ачыклый, документлар күчермәләрен, 14 мең сум акча әзерләргә куша. Акча кредит рәсмиләштерергә кирәк, янәсе. Хатын-кыз алдыйлар дип уйламый да. Берничә көннән машинага утырып килә бу, килешенгән акчаны, документлар күчермәләрен ала.

Алдакчы документларны юк итә, акчаны кирәк-яракка тота.

Тикшерүчеләр һәм җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьченең кем булуын  ачыклыйлар, акча урлавын раслыйлар. Моңа гаебен танырга һәм килгән зыянны түләргә туры килә.

Суд гаеплене 40 мең сум штрафка тартты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

район прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X