Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбенең 5 Б сыйныфы табигатькә сәяхәткә чыктылар.
1 июньнән каникуллар башлана. Сыйныф сыйныф белән сәяхәткә чыгалар. Бәхетле балачак. Күмәкләшеп ял итүләр гомерлеккә истә калачак. 5 б сыйныфы әти-әниләр белән бергә Казансу елгасы буена төште. Бөтен җирдә яшеллек. Күңелле, рәхәт. Көне дә эссе булмады. Самовардагы кайнар чәй, хуш исле шашлык белән сыйландылар. Төрле уеннар уйнадылар. Рәхмәт оештыручы сыйныф җитәкчесе Гөлназ Нәҗиповнага, әти-әниләргә. Барыбыз да исән-сау булыйк. Каникуллардан көч-дәрт туплап килик.
Нет комментариев