erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр

Арча агросәнәгать көллиятенең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаевка “Нью-Холланд“ комбайны бүләк итү турында сертификат тапшырган иде.

– Күптәнге хыялыбыз иде инде бу, – ди директор Зөлфәт Дәүләтбаев. – Басуларда заманча техника эшли, безгә бит шуларны эшләтә торган  механизаторлар әзерләргә кирәк. Мондый бүләк  өчен рәхмәтебез чиксез!

– Әлеге бүләк өчен “Ак Барс“ холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоровка зур рәхмәт! – ди “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Район башлыгы Илшат Габделфәртович Иван Михайловичка шундый  үтенеч белән мөрәҗәгать итте, ул ризалыгын бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый шатлыклы вакыйгалар әле тагын булачак. “Яңарыш“, “Игенче“, “Курса МТСы“, “Аю“, “Кырлай“, “Казанка“ ширкәтләре җитәкчеләре көллияткә трактор алып бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Егетләр сүзе бер булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев