erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Белеп торыйк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшчәнлеген яңартырга боерды. Президент үз чыгышында санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәргә һәм ковидка каршы вакцина ясатуны активлаштырырга чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кызганычка каршы, инде бетә-бетә дип торганда, коронавирус белән авыручылар саны янә кискен рәвештә арта башлады. Әйтик, бүгенге мәгълүматлар буенча узган тәүлектә республикада 176 кешедә ковид ачыкланган. Татарстан Президенты барлык хезмәт коллективлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә, шул исәптән битлек кию режимын да контрольгә алырга кушты. "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - диде Миңнеханов үз чыгышында.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арта. Бүген 176 (кичә 160 иде) шундый очрак ачыкланган. 97 пациент (кичә – 110) хастаханәгә озатылган.

2022 елның 27 августына булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 156 418 очрагы ачыкланган, 150 758 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-zegezne-m-yakynnarygyzny-saklagyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре