Коронавируска бәйле, Татарстанда махсус режим кертелде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан, республикада үз изоляция режимын кертте. Сәламәтлекләренә һәм тормышларына куркыныч туган очракта гына халыкка өйдән чыгарга яраячак.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанда санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева хәбәр итүенчә, коронавируска каршы көрәш чараларын көчәйтү ниятеннән 30 марттан кертелгән үз изоляция бөтен кешегә дә кагыла. Сәламәтлекләренә һәм тормышларына куркыныч туган очракта гына халыкка өйдән чыгарга яраячак. Ил Президенты Владимир Путинның указында күрсәтелгән гражданнар эшләвен дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: бу категориягә өзлексез эшләүче оешмаларда, медицина һәм даруханәләрдә, халыкны продуктлар һәм иң беренче чиратта кулланыла торган товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларда, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүчеләр, кичектергесез ремонт эшләрен башкаручылар керә һәм аларга эшкә йөргәндә махсус белешмә кәгазе биреләчәк.
Көндәлек товарлар һәм продуктлар сатыла торган кибетләр эшләячәк. 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кайнар линия эшли. Алар 8 800 234 11 номерына шалтыратып, продуктлар китертергә заказ бирә ала.
– Бу чараларга җитди каравыгызны сорыйбыз, үз изоляциядән чыгу ул тәртип бозу булып каралачак һәм административ штрафка тартылачаклар. Үз изоляциядән бер сәбәпсезгә чыккан гражданнарны 100-500 сум күләмендә штраф көтә. Әмма бу штрафның күләме артырга да мөмкин, – диде Ләйлә Фазлыева матбугат очрашуында.
Соңгы көннәрдә дефицитка әйләнгән битлекләр һәм антисептиклар кибет киштәләренә әйләнеп кайтачак, дип тә вәгъдә бирде Ләйлә Фазлыева.
Шулай ук республикада муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу да туктатыла. Ә шәһәр транспорты эшләвен дәвам итә, тик аның йөрү ешлыгына үзгрешләр керәчәк. Татарстанның транспорт министры Ленар Сафин хәбәр итүенчә, эшкә шәхси машинада йөрергә ярый. Таксилар да эшен туктатмаячак. Шәһәрдән читтә булганнарга өйләренә кайтырга мөмкинлек булачак.
Бүгенге көндә чит илләрдән кайтып ике атна карантинда булган гражданнар да контрольдә тотыла. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә, халыкара рейслар туктатылды, ил эчендәгеләре дә чикләнде.
– Коронавирус таралган Мәскәү, Санкт-Петербургка һәм илнең башка шәһәрләренә бармаска киңәш итәбез, – диде ул.
Үз изоляция коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев