Коронавирустан тагын 11 кеше вафат
Күңелсез хәбәрләр.
Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 11 кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ведомство хәбәрендә.
Коронавирустан үлүчеләр:
1954елгы хатын-кыз,
1960 елгы хатын-кыз,
1984 елгы хатын-кыз,
1930елгы ир-ат
1943елгы ир-ат
1961 елгы ир-ат
1965 елгы ир-ат һәм 1941 (икәү), 1951 елгылар (икәү) дөнья куйган.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 1041гә җитте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-11-2021/tatarstanda-tagyn-11-keshe-koronavirustan-lg-n-5842565
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев