erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коррупциягә – “юк”!

8 декабрь көнне үзәк китапханәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен “Җинаять һәм җәза” исеме астында библио-суд узды.

Чараның төп кунагы һәм эксперты булып Арча районы прокуроры урынбасары Рамил Йосыпов катнашты. Ул студентларга коррупция сүзе, аның формалары, коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыклар турында сөйләде.

Прокуроры урынбасарының чыгышыннан соң, кыска сораулар биреп, студентларның белемнәрен тикшерделәр. Катнашучылар дүрт командада эшләде.  Рамил Йосыпов һәр дөрес җавапны язып барды һәм чыгышларга бәя бирде. 

Иң элек командалар үзләренә чара темасына якын булган исем уйладылар. Алга таба алып баручы тарафыннан әзерләнгән сорау һәм биремнәрдән торган бәйге узды. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз, җөмләләрне дәвам итегез, ребусларны чишегез, коррупциянең сәбәпләрен санап китегез кебек биремнәр чиштеләр. Соңгы бирем катнашучыларның иҗади сәләтләрен тикшерде. Егет-кызлар ришвәт бирүгә мисал булган кыска вакытлы театральләштерелгән күренешәр тәкъдим иттеләр. Командалар күрсәткән һәр күренеш тормыштан алынган иде. Әлеге бирем шул кадәр мавыктыргыч булды ки, чараны алып баручы китапханәче Юлия Ибраһимова да катнашучыларга кушылып, бер күренештә җитәкче ролен башкарды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгегә нәтиҗә ясап, район прокуроры урынбасары Рамил Йосыпов аеруча актив булган катнашучыларны, биремнәрне дөрес башкарган командаларны атады һәм теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.  

Чара ахырында катнашучылар бертавыштан безнең җәмгыять барлык мөмкин булган ысуллар белән коррупциягә каршы көрәшергә һәм һәр кеше бу көрәшне үзеннән башларга тиеш дигән нәтиҗә ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев