ТР трассасында көпчәге шартлап, чит ил машинасы әйләнеп капланган, өч кеше зыян күргән.
Агентлыкка билгеле булганча, бүген республиканың Тәтеш районында Нармонка авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган.
«Ниссан Альмера» машинасының хәрәкәт вакытында көпчәге шартлаган, машина әйләнеп капланган.
Шаһитларның сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм машинасы авария урыныннан хастаханәгә зыян күргән өч кешене алып киткән.
Татар-информ
Нет комментариев