Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшмәкәрләре белән киңәшмә үтте
7 августта Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев һәм “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе“ федераль дәүләт учреждениесенең ветеринария мәсьәләләре буенча директор урынбасары Айдар Садриев Арча районында булдылар.
Алар крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшмәкәрләре белән киңәшмә үткәрделәр.
Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр җитди иде. Моңарчы без игътибар да итмәгән, фәнни телдә “терлекчелекнең икенчел продуктлары“ дип аталган тиресне саклау, файдалану буенча катгый таләпләр куела. Тирес башта аерым чокырларда сакланырга тиеш, тиешле срок үткәч лабораториядә анализ ясалып, кулланырга ярый дигән рөхсәт бирелә. Шуннан соң гына аны басуга чыгарырга ярый.
Бу таләп зур хуҗалыкларга да, терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыкларына да кагыла. Билгеле, әлеге чокырларны ясау өчен күпмедер чыгымнар тотарга туры киләчәк. Ә таләпләрне үтәмәүчеләрне зур штрафлар көтә. Ахыргы чиктә моны барыбер эшләргә туры киләчәк.
Тагын бер авырткан урын – җирләрдән файдалану. Бер мәлне шундый шаукыммы, модамы булып алды: ярыша-ярыша җир эләктереп калдылар. Үзенең техникасы да, башка мөмкинчелеге дә юк, рәсмиләштерелгән җир эшкәртелмичә чүп үлән “питомнигына“ әверелде. Безнең районда бар андый җирләр, алар әллә кайдан күзгә ташлана. Закон буенча өч ел файдаланылмаган җирләрне суд аша кире алырга мөмкин. Әмма бу бик озакка сузыла торган юл, судка биргәнче булдыксыз җир хуҗасы кисәтелергә тиеш һ.б.
Ә хәзер мондый җирләрне тартып алу юлы гадиләштерелгән һәм алар кулланыла да башлаган инде. Киңәшмәдә кызыксындырган башка сораулар да күтәрелде, аларга тулы җаваплар алынды. Соңыннан кунаклар “Кырлай“ һәм “Арча“ ширкәтләрендә булдылар. Киңәшмәдә кызыксындырган башка сораулар да күтәрелде, аларга тулы җаваплар алынды. Соңыннан кунаклар “Кырлай“ һәм “Арча“ ширкәтләрендә булдылар.
Киңәшмәдә кызыксындырган башка сораулар да күтәрелде, аларга тулы җаваплар алынды. Соңыннан кунаклар “Кырлай“ һәм “Арча“ ширкәтләрендә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев