erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кукмара якларына сәяхәт

Бу көн очрашуларга бик бай булды.

25 июль көнне Арча районыннан 65 хәзрәт һәм абыстай Кукмара районында булды. 

Сәфәрнең максаты дустанә очрашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү, аралашу, күршеләрнең яшәеш рәвеше белән танышу да.

Арча районы кунакларын күршеләр ачык йөз белән каршы алды һәм татарларга гына хас булган кунакчыллык белән чәй өстәле артына чакырды. Юлда бераз арып киткән өлкәннәргә кайнар чәй көч кертеп җибәрде.

Кыска гына вакыт эчендә Арчадан килгән хәзрәтләр һәм абыстайлар Туеш, Пенәгәр, Мәчкәрә мәхәлләләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Үзәк мәчеткә дә бардылар, мәдрәсә эшчәнлеге белән кызыксындылар, мәдрәсә ашханәсендә корбан ашыннан авыз иттеләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Музей белән дә танышып чыктылар. Анда бик кызыклы мәгълуматлар тупладылар.

Кукмарада өйлә намазы Пенәгәр, икенде намазы Мәчкәрә мәхәлләсендә укылды. Мәчкәрә мәдрәсәсендә сәяхәткә йомгак ясалды. 

Бу көн шулай очрашуларга бик бай булды. Күршеләр эше белән танышу ул чагыштыру, үзләрендә куллану өчен уңай якларын кабул итеп алу, аларга үз тәҗрибәләрен җиткерү өчен бик уңай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре