erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кукурузлы җиңел салат рецепты

Бик тәмле була, ясап карагыз әле, сезгә дә ошарга тиеш

Бу салатны ясау өчен кирәк: - Пекин кәбестәсе, - 1 банка консервланган кукуруз; - 1 банка консервланган тунец балыгы; - 2 яңа өзелгән кыяр; - 2-3 помидор; - 200 г сыр. Салат катлап ясала. Яссы тәлинкә алырга. Шуңа иң беренче вак итеп туралган пекин кәбестәсе җәяргә. Аның өстенә консервланган кукуруз, тунец балыгы (аның маен саркытырга, шуннан соң чәнечке белән изәргә), озынча итеп туралган кыяр, ярымбоҗралап туралган помидор салырга. Шуннан соң, соус сибәргә. Соус өчен 7 аш кашыгы үсемлек маена 0,5 чәй кашыгы тоз, ярты лимон согы кушарга. Салатның иң өске катламына угычтан сыр уарга. Салатны консервланган кукуруз, помидор, яшел тәмләткечләр белән бизәргә була. Фото: https://pixabay.com/
 http://tuganaylar.ru/news/stati/kukuruzly-iel-salat-retsepty

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X