erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Күп акча эшләргә теләгән, әмма үзе ярты миллионнан артык сумын югалткан

Уяу булыгыз

Казанда яшәүче хатын-кыз криптовалютада акча эшләргә теләп, 700 мең сумын югалткан. 39 яшьлек казанлы үзен үзмәшгуль буларак теркәгән, әмма мошенникларны вакытында таный алмаган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа ел алдыннан аңа криптовалютада керем алу тәкъдиме белән хәбәрләр килә. Моның өчен башта акча кертү сорала. Уйлап торганнан соң, 31 декабрь көнне хатын-кыз мошенниклар күрсәткән счетларга 680 мең сум күчерә. Әлеге сумманың 80 меңе банк кредиты хисабына алынган була.
1 гыйнварда исә мошенниклар белән барлык элемтәләр өзелә — аларның аккаунтлары блоклана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Мондый очраклар кабатланмасын өчен, ТР Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга чакыра: чит кешеләр белән финанс мәсьәләләрен тикшермәскә һәм бернинди шартларда да таныш булмаган затларга акча күчермәскә.

Чыганак: https://dzen.ru/a/aWjM_tSrMzjMpx7y?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Арча хәбәрләре

Нет комментариев