Күп эш башкарылды
Рәхмәт мондый уңайлыклар тудыручыларга
“Безнең ишегалды” программасы кысаларында Арча шәһәрендә күп эш башкарылды.
2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән бу программа кысаларында районда 65 ишегалды төзекләндерелде. Һәм бу эш бездә республикада беренчеләрдән булып төгәлләнде.
Июль аенда Арчаның Казансу паркында “Безнең ишегалды” дигән фестиваль булды. Дәрәҗәле кунаклар кайтты. “Безнең ишегалды” программасының республикада ничек тормышка ашырылуы, программа кысаларында биш елда булган үзгәрешләр турында сөйләделәр. “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырганда активлык күрсәткән райондашларыбызга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Төзекләндерелгән, бөтенләй икенче төс алган ишегаллары арасында Садовая урамында урнашкан икенче номерлы күпфатирлы йорт ишегалды да (“Җиңү паркы” белән янәшәдә) да бар. Мөнда нәрсәләр эшләнгән? Бу хакта сөйләү өчен без күпфатирлы йорт советы рәисе Лиана Сөләймановага мөрәҗәгать иттек һәм үз күзебез белән күрү өчен аның белән Садовая урамына киттек.
Бу өч катлы, 15 фатирлы йорт 2014 елда төзелгән. Ул тирәдә ул бердәнбер һәм матурлыгы белән дә, җыйнаклыгы белән дә әллә каян күзгә ташланып тора.
Тар гына урында булгач, бу йортның ишегалды юк та, ахры, дип йөри идек. Бар һәм бик җыйнак, шул ук вакытта иркен дә икән. "Безнең ишегалды" программасы кысаларында да күп эш башкарылган.
- Машиналар өйнең каршы ягында аңа килеп үк бетеп туктый иде. Шуңа йорт каршына чикне белдереп баганалар тезеп чыктылар. Йорт янында һәм ишегалдында машиналар кую өчен урын ясадылар, ишегалдына асфальт җәйделәр, яктырткыч куйдылар, тротуарны төзекләндерделәр, ял итү өчен эскәмияләр, кер киптерү өчен урын, балалар мәйданчыгы эшләнде, - диде Лиана Сөләйманова. - Балалар мәйданчыгына тулысынча ком түшәлде, атынгычлар, шуарга таучык эшләнде, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр булдырылды. Өлкәннәр дә ишегалдына чыгып утырып ял итә ала, балаларга да рәхәтләнеп уйнарга була.
- Мин беренче катта яшим. Тәрәзәләрем урам якка карый. Кичләрен яшьләр өйгә терәлеп үк диярлек машиналарын куя да, музыка акырта, кычкырып сөйләшә иде. Баганачыклар куйгач җайланды, - диде шушы йортта яшәүче Нурания апа Заһидуллина. - Мин 1938 елгы, олы яшьтә инде. Ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергән кеше. Ялгыз яшим. Ирем бу йортка күчү белән вафат булды. Без, өлкәннәргә тынычлык кирәк бит. Бик уңай булды, кирәк икән, өйдә утырам, теләсәм, ишегалдына чыгам. Рәхмәт мондый уңайлыклар тудыручыларга.
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев