erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күтәреп алыр иде дә, кая ыргытыйм, дияр иде...

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында татарча көрәш буенча ярышлар булды

Көрәш ярышының идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете мәхәлләсе. Оештырып йөрүчеләрнең берсе – ветеран педагог Ришат Садиков. 100дән артык көрәшче җыелды.

2010 елгы һәм алардан яшьрәкләр. Турнирда Арча, Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнары көрәшчеләре 10 үлчәү авырлыгында көрәштеләр. Казаннан Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, ТРның Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, атаклы көрәшчеләр Мадияровлар (өч бертуган – Фәрыйх, Рәшит, Рәфыйкъ) кайтты. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Арча шәһәре имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин, Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев догалар укып, вәгазьләр сөйләп, спорт бәйрәменә яңа нур өстәделәр. Көрәш ярышын оештыручыларның берсе Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе Таһир Аксаков та биредә иде.

Бәйрәмне башлап җибәрүче ветеран педагог Ришат Садиков Яңа Кенәрдә 40 ел физкультура укыткан кеше. Электән яңакенәрлеләр спортка көчле, татарча көрәш һәм башка спорт ярышларында, мәсәлән, футбол, хоккей, волейбол уеннарында да катнашып торалар һәм җиңү яулыйлар. Данлыклы көрәшчеләре бар. Ришат Садиков 15 елдан артык волейбол ярышлары үткәрә. Өч улы бар, шулар белән берлектә.

– Авыл мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган мондый спорт ярышлары безнең беренчесе генә түгел, узган ел җәен спартакиада (мини футбол, турникта тартылу, кул көрәше һ.б.) үткәрелде, – дип сөйләде ветеран педагог Ришат Садиков. – Электән Яңа Кенәр көрәшчеләре белән билгеле авыл. Бертуган көрәшчеләр  Габделхәй абый, Габделбәр, Габделнур абый Сибгатуллин-нар бар иде. Көндәшләрен күтәреп алыр иделәр дә, кая ыргытыйм, диярләр иде.

– Сибгатуллиннар безнең белән көрәшкән егетләр инде алар, – дип сүзгә кушылды Казаннан кайткан Рәшит Мадияров. – Һәм тагын Ришат Вафин заманында яхшы көрәшче иде, бүген монда кайткан Спорт министрлыгы бүлек җитәкчесе Раиф Вафинның әтисе ул. Без үзебез тумышыбыз белән Яңавылдан, ул авыл беткәч, Байкал авылына күчендек. Сентябрьдә миңа 75 яшь туласы. Ел да туган авылга кайтып киләбез. Кечкенәдән чаңгы шуып, 16 яшьтән сабантуйларда көрәшеп, батырлар калып үстем. Армиядә дә ирекле көрәш буенча батыр калдым. Армиядән кайткач, Казанда бертуганым Фәрит абыйның самбо секциясендә шөгыльләндем. 38 яшькә кадәр көрәштем. 22 ел тренер булып эшләдем. Аннан заводта. Иң зур җиңүем самбо буенча Россиядә көчле көрәшчеләр арасында – өченче урын. Яңа Кенәр безнең авыл кебек, безнең як бит инде ул. Кайтасы килеп кайтам...”.

Көрәш ике келәмдә алып барылды. Афәрин, егетләр, тырышып, бирелеп көрәшәләр. Тренерлары үзенекеләрне “ут йотып” күзәтә. Арчаның 6нчы мәктәбе 5нче сыйныф укучысы Самир Ахуновны башлангычтан беләбез. Тере малай. Сөбханалла, көндәшен сала да керә. Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Әнисе Рәмзия, әтисе Зөлфәт көрәш белән шөгыльләнгәнгә каршы килмиләр. Киресенчә, ярышка ияреп баралар, улларына көч биреп торалар. Көрәш белән генә түгел, волейбол, рейгби белән дә шөгыльләнә. Ничек вакыт таба диген?! Укыйсы да бар бит әле!

Ашытбаштан Аяз Гыйләҗевны күр син! Секундлар эчендә көндәшен хәл итә дә куя. Үзләренең җиңәчәкләренә ышанган көрәшчеләр. 6 яшьтән көрәшкән Аяз да инде 6 сыйныфта. Барган ярыштан җиңмичә, призлы урыннар алмыйча кайтмый ул! Тренеры Марат Сәләхов. Әти-әнисе Радик белән Айгөл.

Арчаның 6нчы мәктә-бендә 5нче сыйныфта укучы Нияз Хәкимуллин да өметле көрәшче. “Мине әти (Азат) көрәшкә бирде, – дип сөйләде Нияз. – Әтинең туганы самбист. Тренерым Фәнил Һидиятуллин. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Миңа көрәш бик ошый. Башка малайларны да көрәшергә чакырам”.

Бер әһәмиятле яңалыкны әйтми калдыра алмыйм. Яхшы көрәшчеләр әзерләгән Яңа Кенәр мәктәбенең физкультура укытучысы Зөлфәт Хәйруллин яңадан көрәш секциясе алып бара башлаган. Келәмдә судьялык итте.

“Ярышка җиде район чакырдык, – дип сөйләде ул. – Сигезенчесе үзебез – Арча районы. Ярышлар оешкан төстә, имгәнүләрсез үтте, Аллага шөкер. Көрәшчеләр, молодцы, әйбәт көрәштеләр. Мин судьялык иткән келәмдә бигрәк тә истә калганы – Ашытбаш егете Аяз Фәйзрахманов һәм Әтнә районы Мәңгәр авылыннан Ильяр Мөхәммәтшин. Бик яхшы әзерлекле көрәшчеләр”.

Арча районы мәктәп-ләре командалары арасында 1нче урынга Яңа Кенәр мәктәбе командасы чыкты (тренеры Зөлфәт Хәйруллин). 2 нче урында – Лесхоз мәктәбе (тренеры Илүс Әскәров), 3нче – Арчаның 5нче гимназиясе (тренеры Рамил Хәкимҗанов). Командаларга диплом, кубоклар тапшырылды. Турнир бик яхшы, оешкан төстә узды.  Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Ярыш нәтиҗәләре

24 кг:

1 урын – Нуриев Камил (Саба)

2 урын – Шаһиев Ризван (Наласа)

3 урын – Шиһапов Илдан (АГ №5)

3 урын – Шиһабетдинов Камил (Әтнә)

28 кг:

1 урын – Шакиров Раяз (Наласа)

2 урын – Шиһапов Фидан (АГ №5)

3 урын – Шәймуллин Самир (Лесхоз)

3 урын – Зыятдинов Тимур (Яңа Кенәр)

32 кг:

1 урын – Ахунов Самир (АСОШ №6)

2 урын – Әһлиуллин Әмир (Наласа)

3 урын – Хәйриев Адель (Казанбаш)

3 урын – Вәлиуллин Риназ (Яңа Кенәр)

36 кг:

1 урын – Миннуллин Раяз (Яңа Кырлай)

2 урын – Әхмәдҗанов Руслан (АГ №5)

3 урын – Миннегалиев Инсаф (Саба)

3 урын – Хәкимов Риназ (Әтнә)

40 кг:

1 урын – Фәйзрахманов Аяз (Ашытбаш)

2 урын – Фәйзрахманов Әмирхан (АГ №5)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 урын – Хәкимуллин Нияз (АСОШ №6)

3 урын – Мирзакасыймов Азиз (Курса-Почмак)

45 кг:

1 урын – Мөхәммәтшин Ильяр (Әтнә)

2 урын – Газимов Рәнис (Әтнә)

3 урын – Гафуров Риназ (Урта Курса)

3 урын – Сабиров Нурислам (АГ №5)

50 кг:

1 урын – Гарипов Риназ (Саба)

2 урын – Искәндәров Ильяс (АСОШ №6)

3 урын – Хәсәншин Замир (Саба)

3 урын – Ризванов Йосыф (Балтач)

55 кг:

1 урын – Галимов Раяз (Лесхоз)

2 урын – Азамов Азамат (Кәче)

3 урын – Гыйльмуллин Дәниф (Лесхоз)

3 урын – Һадиев Раяз (Яңа Кенәр)

60 кг:

1 урын – Гыйниятуллин Илдан (Теләче)

2 урын – Хуҗиәхмәтов Раушан (Яңа Кенәр)

3 урын – Йосыпов Салават (Шушмабаш)

3 урын – Сәлахиев Дилүс (Саба)

60+ кг:

1 урын – Фәсхетдинов Фәнис (Лесхоз)

2 урын – Әхмәдиев Данир (Курса-Почмак)

3 урын – Миннекәбиров Динияр (Саба)

3 урын – Зыятдинов Алан (Иске Чүриле)

 Җиңүчеләргә һәм призчыларга медаль, грамота, кубок, акчалата бүләкләр тапшырылды. Киләсе ярышларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев