Кыш – язга әзерләнү чоры
Район хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә.
“Тырмалар тулысынча әзер“, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров. – Яңа елга чыккач “Ашыт“ ширкәтенә куәтле яңа трактор кайтты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов әйтүенчә, хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау бара. Бер гектарга 50 килограммнан артык минераль ашлама туплаган хуҗалыкларга субсидия биреләчәк.
“Курса МТСы“ ширкәтендә бүгенге көндә үк 70 килограмм туры килә инде. “Заря“да, “Игенче“дә – 30ар, “Яңарыш“та 25 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев