Ләйсән Абдуллина: «Безнең максат – кулланучы хокукын яклау»
Ләйсән Абдуллина 20 ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органында эшли. Ул югары белемле, экономист, юрист һәм компьютерлар буенча белгеч
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар хокукларын яклау – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп максатларының берсе.
Бу максатны тормышка ашыруда нинди юнәлештә эш алып барыла? Бурычлары нәрсәдән гыйбарәт? Ләйсән Абдуллина белән әңгәмәбез шул хакта.
Хезмәт биографиясенең беренче көненнән үк җирле халык белән ныклы элемтәдә булган, үз хезмәтен төгәл һәм җаваплы башкарган яшь белгечне, салым хезмәтендә эшләгән җиреннән, территориаль органның ул вакыттагы җитәкчесе Надия Сафиуллина баш белгеч итеп чакырып ала. Күп еллар, әлегә кадәр, Ләйсән Илсуровна территориаль органында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеген җитәкли.
Ләйсән Абдуллина “Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек булды. Бүләкне ул Татарстан Президенты (ул чакта шулай атала иде) кулыннан алды. Намуслы хезмәте өчен аңа Хөкүмәт бүләкләре дә тапшырылды. Һәм шушы көннәрдә генә Ләйсән Абдуллинага “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аны бу олы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз.
– Эшемне бик яратып башкарам. Аеруча халыкка булыша алсам, кешеләр рәхмәт әйтеп китсәләр, күңелемә рәхәт була. Кулланучыларга эш сәгатьләрендә генә түгел, хәтта эштән соң, төнлә, ял көннәре дә киңәш биргән вакытлар була. Әнием мине һәм апаемны кечкенәдән тик яхшылыкка гына өйрәтеп үстерде. Аның сүзләре тормышымда дөрес юнәлеш бирүче бер маякка тиң. Без кечкенәдән әтисез үстек, тормышыбыз авыр булды. Аллаһы Тәгаләгә, бик күп авырлыклар кичергән Әниемә мин бик рәхмәтле, – диде Ләйсән Абдуллина.
Безнең оешмалар бер бинада, хәтта аның бер катында урнашкан. Аралашып, кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итеп, тыгыз элемтәдә эшлибез. Ләйсән Илсуровна кайчан карама хезмәт урынында. Районнарга эшлекле сәфәр булмаганда. Алай гынамы, бөтен кешедән алда, иртән җидедә килә һәм иң соңыннан кайтып китүче дә ул. Бер эшкә алына икән, ахырына җиткермичә туктамый. Аннан чит күзлектән караганда гына бу оешмада эшләүчеләрнең хезмәтләре җиңел кебек. Күпләр оешманың исеменнән чыгып кына фикер йөртә. Алкоголь инспекциясе икән, димәк, шул юнәлешне генә контрольдә тота дип уйлыйлар. Ә чынлыкта алар күпкырлы һәм җаваплы эш башкара. Уебыз Ләйсән Абдуллинаны мактап язу иде. Әмма ул үзе турында сөйлисе урынга, бүлек эшчәнлеге турында аңлаешлы тел белән сөйли башлады һәм сүз турыдан-туры шул юнәлештә китте.
– Безнең максат – кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар хокукларын яклау, халыкка бу өлкәдә ярдәм итү. Кеше кибеттән товар сатып ала да, ул сыйфатсыз булу сәбәпле, авыр хәлдә кала. Кайбер сату нокталарында аларны кире алалар, акчасын кайтаралар яки алыштырып бирәләр. Ә икенчеләрендә сөйләшеп тә тормаска мөмкиннәр. Менә шундый вакытта без булышырга тырышабыз.
– Һәм халык сезнең булыша алуыгызга тулысынча ышана аламы?
– Күп очракта, ягъни сатып алучының гаебе булмаганда, без турыдан-туры сатучылар белән элемтәгә чыгабыз, законга нигезләнеп гариза язырга булышабыз. Судка кадәр барып җиткән очраклар да була. Кулланучыларга дәгъва гаризасы язырга ярдәм итәбез Һәм ул күбесенчә кулланучылар файдасына тәмамлана.
– Бу шул кибеттән товар сатып алу очракларына гына кагыламы?
– Юк, безнең хезмәтнең юнәлеше барлык кулланучылар базарына кагыла. Шуны әйтәсем килә, элек кулланучыларның мөрәҗәгатьләре күбрәк сыйфатсыз товар сатып алу буенча иде. Хәзер халыктан көнкүрешкә кагыла торган һәм башка сораулар да күп керә. Мәсәлән, сыйфатсыз юридик хезмәт күрсәтү яки белем бирү. Моны ничек аңларга? Хәзер түләүле белем алулар модага кереп китте. Курсларга йөриләр, акчаларын түлиләр, әмма тиешенчә укытмыйлар яки сертификат бирмиләр. Хезмәтләрне көчләп тагулар еш очрый башлады. Иминият өлкәсен генә алыйк. Кешеләр өстенә кирәкмәгән килешүләр йөклиләр. Соңгы вакытта Интернет аша товар сатып алу белән бәйле сораулар еш керә. Социаль челтәрләр аша сатып алулар булган очракта, товарны кире кайтару мөмкин түгел диярлек. Ул очракта Гражданнар кодексы буенча эш итәргә туры килә. Мошенниклык киң колач җәйде. Алар төрле очрашулар оештыралар, үзләренең товарын тәкъдим итә, кулланучы өстенә кредитлар йөкли. Шуңа андый шикле очрашуларга бармый калу яхшырак. Әйтик туннар, пальтолар тагын бик күп товарлар сату буенча күргәзмәләр дә үткәрелеп тора. Андый очракта товар сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Документларын карагыз, сатучысын белегез. Сыйфатсыз товар булган очракта, сатучыларын табып булмаска да мөмкин (алар читтән килеп сатучы да булырга мөмкин). Ләкин сатучы белән бинаны арендага бирүче арасында килешү төзелә һәм шунда язылган мәгълүмат буенча аны табарга була.
– Бу хакта бөтен кешенең белеп бетермәве дә бар бит?
– Без даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып барабыз. Мәсәлән, мин радио аша чыгышлар ясыйм, газетага мәкаләләр язабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан ел саен кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика күләмендәге бәйге үткәрә. Ел да безнең территориягә кергән газеталар, радиолар призлы урыннар алалар.
Дәүләт органнары, башкарма комитет, җирле үзидарә, хокук саклау органнары белән үзара бәйләнештә торабыз. Авыл җирлекләрендә, күпфункцияле үзәктә очрашулар үткәрәбез. Сөйләшеп китсәң, һәр кешенең үз соравы туа. Аеруча өлкәннәр кызыксына. Килегез андый очрашуларга. Алдан хәбәр ителә алар турында. Шәхси эшмәкәр, сатучылар белән эш итәбез, аларны яңалыклар белән таныштырып барырга тырышабыз. Консультацияләр уздырабыз. Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәресләр, викториналар үткәрәбез. Балалар нык кызыксына. Күп сораулар бирәләр, алар белән аралашу үземә дә файдалы һәм кызык. Кулланучылар хокукларын яклау буенча инспекция үткәргән республика күләмендәге олимпиада буенча эшләр алып барам, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә. Олимпиада 12 ел элек үткәрелә башлады, анда ел да безнең территориягә кергән мәктәп укучылары яулаган уңышларының нәтиҗәсе дә сөенечле. Мәсәлән 2024 елда гына да 21 укучы финалга кадәр барып җитте, шулар арасында тугызы җиңүче булды һәм алар бүләкләнделәр.
– Сезгә мөрәҗәгатьләр күпме?
– Без Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары буенча эш алып барабыз. 2024 елда кулланучылар хокукларын яклау буенча 304 мөрәҗәгать каралган, 840 консультация үткәрелгән, 300дән артык чара оештырылган, халык арасында 58 сораштыру теркәлгән. Сорау-
ларыгыз булса 3-28-93 номеры буенча шалтырата аласыз.
– Бәяләр арту буенча берәр эш алып барыламы? Хәзер алар даими артып тора, халык игътибар да итми башлады кебек инде. Шулай да, кайберләре артык “күккә” күтәрелеп китә.
– Бәяләрне күзәтү буенча даими эш алып барыла. Бу мәгълүмат Татарстан Республикасы Рәисенең үзенә турыдан-туры җибәрелә. Бәя ике ай дәвамында ун һәм аннан да күбрәк процентка артса, сезонлы күтәрелешне исәпкә алмаганда хөкүмәт өч ай дәва-мында аннан да арттырмаска дигән чик куя (2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары).
– Хәзер кибет киштәләре шыплап тулган. Төрледән-төрле товар. Кайсын алырга белмисең. Гадәттә, бәясенә карап алырга кирәк, кыйммәтрәк булган саен, сыйфатлырак, диләр.
– Товарларның сыйфаты буенча күргәзмәләр үткәрелә. Татарстанда җитештерелгән продукцияне алга җибәрү буенча эш алып барабыз. Азык-төлеккә лаборатор тикшерүләр, дегустацияләр оештырыла. Бу юнәлештә без кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор), җирле үзидарә, хокук саклау органнары белән берлектә эш алып барабыз. Хезмәтебез җаваплы һәм күп кырлы. Юнәлешләребез төрле. Булат Илдарович Кадыйров җитәкләгән коллективыбыз бердәм, хезмәттәшләрем бик яхшы. Миңа һөнәри яктан югары белемле, үз эшен намус белән башкарган кешеләр белән генә эшләргә туры килде. Моны мин горурланып әйтә алам.
Барча кешеләргә шуны җиткерәсем килә – бер-берегезгә карата, ихтирамлы, игътибарлы, намуслы, шәфкатьле һәм әдәпле булыгыз. Аралашу тәрбиясен онытмагыз.
– Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Чын күңелдән эшегездә яңа, зур уңышлар телибез. Шәхси тормышыгызда тулы бәхет, тигезлек, шатлык сәламәтлек, озак яшәвегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев