erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлифба авторларының уллары Камил Вагыйзов вафат

Ул бүген Казанда республиканың онкология үзәгендә бакыйлыкка күчте.

Камил әфәнде бөтен татар дөньясына мәгълүм шәхесләр, Әлифбаны тудыручылар Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың уллары. Соңгы елларда ул Арчада әти-әни нигезендә гомер кичерде. 

" Якын күршесе буларак мин аның турында фәкать яхшы фикер генә әйтә алам. Өлкән яшьтә булуга карамастан,  тормыш сөючән, бик белемле, гаҗәеп итәгатьле кеше иде мәрхүм. Камил абый КАИ ны тәмамлаган югары белемле инженер - конструктор буларак, илебезнең космонавтика сәнәгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул озак еллар Казанның аэрокосмик җиһазлар институтында хезмәт куйды. Туганнарының тирән кайгысын уртаклашам" , - диде Хәлил Гайнетдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камил Вагыйзовны иртәгә Арчаның татар зиратына җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X