erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лия Ильина: «Балалар биредә командалар төзергә, сайлауларда катнашырга, карарлар кабул итәргә һәм алар өчен җавап бирергә өйрәнә»

Тәрбия эшләре, “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтен үстерү һәм балалар, яшьләр берләшмәләре арасында үзара бәйләнеш буенча район башлыгы каршындагы совет утырышы булды.

Утырышны район башлыгы, совет рәисе Илшат Нуриев алып барды. Анда гомуми белем, өстәмә белем, һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

– 2022 елда балалар һәм яшүсмерләрнең “Алдынгылар хәрәкәте” дип исемләнгән яңа хәрәкәте төзелде. Аның күзәтү советын Россия Президенты Владимир Путин үзе җитәкләде. Республикада Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә координацион совет барлыкка килде, – диде И.Нуриев. – “Алдынгылар хәрәкәте”нең максаты – төрле яктан үскән шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру, традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә үз илеңнең патриотын тәрбияләү. Яшьләр сәясәте системасында, спорт һәм мәдәният өлкәсендә хәрәкәт эшчәнлеген оештырырга, башлангыч бүлекчәләр ачарга, балалар белән тыгыз элемтәдә эшләүче белгечләр һәм тренерлар арасыннан остазлар билгеләргә, эшчәнлек юнәлешен сайларга һәм бердәм булып эшләргә кирәк. Без әле юлның башында. Уртак тырышлык белән киләчәктә көткән нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам. 

Совет төзү буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина чыгыш ясады. Ул советның максаты, составы, тәрбия эшләре буенча бурычлары, аның эш тәртибе белән таныштырды. Совет рәисе район башлыгы Илшат Нуриев булса, аның урынбасары Эльвира Вафина, секретаре Лия Ильина, әгъзалары итеп район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов билгеләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районында “Алдынгылар хәрәкәте” җирле бүлекчәсен Лия Ильина җитәкли. Җитәкчесе буларак ул да үз фикерләрен җиткерде, шушы кыска гына вакыт эчендә нинди эшләр башкарылуы, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләде, киләчәккә планнар белән таныштырды.

– Хәрәкәтнең бурычы – киләчәктә пионериягә ошаган, әмма заман таләпләренә туры килгән массакүләм балалар оешмасы булдыру. Безнең эшчәнлек башлангыч бүлекчәләр төзүдән башланды. Хәзерге вакытта районда 37 башлангыч оешма бар. Аларга бер мең укучы, студент һәм остаз теркәлгән, – диде Лия Юрьевна. – Алдынгылар советы ул – укучылар һәм студентларның үзидарә органы. Балалар биредә командалар төзергә, сайлауларда катнашырга, карарлар кабул итәргә һәм алар өчен җавап бирергә өйрәнә.

Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов һәм Яңа Кырлай мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина “Алдынгылар хәрәкәте” район оешмасының башлангыч бүлекчәләрендә эш барышы турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев