erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мәдәни Арча”да – күпербашлар

Узган елның декабрь ахырында “Арча” радиосында “Мәдәни Арча” дип исемләнгән яңа тапшыруга старт бирелде.

Әлеге тапшыруның беренче кунаклары Күпербаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева һәм сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина булды. 

Күпербаш авылы мәдәният йорты 1969 елда төзелә. 1997 елдан биредә мөдир вазыйфасын Миләүшә Вәлиева башкара. Концерт, спектакль, тамашалар, мохтаҗларга ярдәм эше – кайсы юнәлешне генә алсак та, күпләргә үрнәк булырлык итеп эш алып бара мәдәният йорты хезмәткәрләре.
2023 елда иң күләмле эшләренең берсе районыбыз авылларында спектакль кую булган. Алар, хезмәттәшләре Венера Гәрәеваның “Үкенечкә калган гомер” әсәрен сәхнәләштереп, аны сигез авыл тамашачысына тәкъдим иткәннәр. 

– Бу безнең күптәнге хыял иде. Узган ел без аны тормышка ашырдык. Спектакльдә мәдәният хезмәткәрләреннән тыш, авылыбызның өлкән буын вәкилләре – Назирә Минҗанова, Халидә Миннебаева, Илшат Тимашев, яшьләре Лилия Хәйруллина, Раилә Зиннәтуллина, Рәсилә Сәләхиева, Әминә һәм Раил Миннебаевлар катнаша. Алар төрле һөнәр кешеләре, тик шулай да үзләрен чын артистлар итеп күрсәтеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар. Халык спектакльне бик җылы кабул итте. Декорацияне ясаучы һәм сәхнәгә урнаштыручы егетләргә аерым рәхмәтемне җиткерәм, – диде Миләүшә Вәлиева. 

Сәхнә тормышыннан тыш, мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл тирәсен тәртипләү һәм мохтаҗларга ярдәм итү эшендә даими катнаша. Яз, җәй айларында чишмә, коеларны тәртипкә китерсә, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәрләре үрә алар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Менә инде елдан артык авылыбыз халкы белән җыелып, мәдәният йортында егетләребез өчен челтәрләр үрәбез. Аеруча авылыбыз апалары актив катнаша. Алар арасында махсус хәрби операция зонасына улларын, туганнарын озатучылар да бар. Һәр тасманы үргән саен илгә тынычлык телибез. Егетләребез бераз булса да туган як җылысын тойсын дибез, – дип уртаклашты Күпербаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

Яңа ел ялларында да мәдәният йортыннан килгән Кыш бабай белән Кар кызы илебезне сакларга китүче ир-егетләрнең гаиләләрендә булып, аларның балаларына күчтәнәчләр һәм бәйрәм бүләк иткән. 

Гомумән, бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар биредә. Авыл белән, аның киләчәгенә битараф булмаучы халкы белән кулга-кул тотынып эшли Күпербаш мәдәният йорты. Район һәм республикакүләм чараларда да актив катнашалар.

Мәдәният йортында үз музей почмагын да булдырган күпербашлар. Китапханә белән бер түбә астында эшләп килүче мәдәният йортының 70 урынлы залы һәм сәхнәсе бар.    
Замана белән бергә атлаучы хезмәткәрләр эшчәнлекләрен социаль челтәрләрдә яктыртып баралар. Биредә алар тарихны да барлый, авыл һәм район халкы белән дә аралаша, матур фотолар һәм истәлекле видеолар аша чынбарлыкны да чагылдырып баралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев