erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме

Тарихи көн уңаеннан, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Райондашларыбызны бәйрәм белән Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов котлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районыбызның җырга-моңга оста кешеләре бәйрәм сәхнәсен бизәп, тамашачыларга матур концерт бүләк иттеләр. Кечкенә йолдызчык Әминә Йосыпова концертны “Татарстан” җыры белән башлап җибәрде. “Туым жондызы” фольклор коллективы, “Яшь йөрәкләр”, “Русская песня” халык вокаль ансамбльләре, “Шишор” мари халык фольклор коллективы, “Гөлйөзем” вокаль ансамбле татар, рус, мари, керәшен җырларын башкарды. Төрек телендә җырлаучы Элианора Турк, Гультекин Дерин һәм үзбәк җырын башкаручы Тәнзилә Вәлиева әлеге халыкларның милли үзенчәлекләрен җиткерделәр. Биючеләр дә берсеннән-берсе матур биюләр тәкъдим итте: Нурия Әхмәтова башкорт халык биюе, “Сәйлән” бию төркеме испан биюе, “Аллегро” биючеләре рус һәм ирланд халыклары биюләре белән чыгыш ясады. Районыбызның талантлы яшь җырчылары Жасмин Миңнуллина, Аделина Нуретдинова, Рамил Әхмәтҗанов бәйрәм киченә тагын да ямь өстәделәр. Концерт Расих Галимҗанов башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды.

 Районыбызда узган әлеге бәйрәм концерты илебез халык-лары бердәмлегендә зур көч һәм чиксез мөмкинлекләр булуын тагын бер кат ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев